Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районның баш табибы самолетта бер баланы үлемнән алып калган

Арчаның үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов самолетта бер баланы үлемнән алып калган.

 – Самолетка утырып, китәргә ишекләр генә ябылды, «салонда табиб бармы?» дип ачыргаланып кычкырдылар. Мәскәүгә очучы бик зур самолет иде ул. Урынымнан сикереп торып, тавыш килгән якка ташландым.

Мин үзем белемем буенча балалар табибы. Күрәм: 4 яшьлек баланың хәле авыр, авызыннан күбекләр килгән, иреннәре зәңгәрләнгән, сулыш алмый... Тормыш әсәре калмаган балага шунда ук беренче ярдәмне күрсәтә башладым. Тиз генә гәүдәсен бер якка авыштырып, башын аска таба каратып, каты итеп кысылган тешләрен көчкә ачып (бала бармакны тешләп тә алды әле), телен чыгардым. Шуннан бала сулыш ала башлады.

Пассажирлар шаулатып кул чапты. Билгеләре эпилепсиягә охшаган иде. Әмма әнисе сүзләренә караганда, бала моңарчы эпилепсия белән авырмаган булган.

Бу халәт эпилепсия дә булмаска мөмкин. Сәбәпләр төрле булуы ихтимал. Мәсәлән, югары температурадан да баланы көзән җыерырга мөмкин. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Баланы хастаханәгә алып киттеләр. Аннан соң гына самолет Мәскәүгә кузгалды, дип сөйләгән баш табиб.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев