Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район кош гриппыннан ничек саклана...

А гриппы, нигездә, кыргый су кошларыннан таралган дип белдерәләр, шуңа күрә аерым шәхси хуҗалыкларда асралучы кош-котларны хуҗалык тирәсендә генә асрарга кушалар.

Чувашиядә (7 очрак), Самарада (16 очрак), Пензада (14 очрак), Курскийда (7 очрак)... Һәм Татарстанда – Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарындагы шәхси хуҗалыкларда кош гриппы билгеләре теркәлү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының Баш Ветеринария идарәсе һәрбер районда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышын уздырырга боерды.

Әлеге утырыш урындагы комиссия рәисе Рамил Шакиров җитәкчелегендә безнең районда да узды. А гриппы, нигездә, кыргый су кошларыннан таралган дип белдерәләр, шуңа күрә аерым шәхси хуҗалыкларда асралучы кош-котларны хуҗалык тирәсендә генә асрарга кушалар. Каз алып асраучылар күп, алар су буйларында иректә йөри, аларга аеруча да нык игътибар бирү сорала. Бу инфекция кош-кортка гына түгел, йорт малына да, кешегә дә куркыныч яный. Комиссиядә көн тәртибендәге мәсьәләләр каралганнан соң, карарлар кабул ителде.

– Хәзер бу юнәлештәге һәр нәрсә контрольдә – районда кош-корт сату һәм алу тыела, автотранспортларда “дезинфекция үткәрелгән” дигән документ булырга тиеш, тикшерү-контроль эшендә эчке эшләр бүлеге белән прокуратура да катнаша, ветеринарлар райондагы кошларның клиник халәтен күз уңында тота, алар белән берлектә җирлекләрдә авыл башлыклары да халыкка аңлату эшләре алып бара, кош-котларны исәпкә ала, санитар, ветеринар таләпләр дә тикшерелә, авылга якын урынга оя корган киек кошларны куу, карга, чәүкә ояларын киметү, һәм башка профилактик чаралар кош гриппыннан саклануга ярдәм итәчәк. Инфекция бар һәм ул тикшерү нигезендә расланган икән, моңа кош асраучы яисә сату итүче һәркем, кул селтәмичә, җаваплы карарга бурычлы.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы