Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсендә узган семинарда республика табиблары наркоманиядән саклану серләрен өйрәтте (фото)

22 июньдә Балтач район үзәк хастаханәсендә "2014 - 2020 елларда Татарстанда халыкны наркоманиядән саклау" республика максатчан профилактика программасы кысаларында, ведомствоара семинар-киңәшмә булып узды.

Шулай ук әлеге эшчәнлек нигезендә медицина хезмәткәрләренең белем дәрәҗәсен арттыру, халыкны наркоманиядән саклау чаралары куллану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән программа буенча наркотикларга каршы профилактика чараларын көчәйтергә, бу эшне иҗтимагый оешмалар белән берлектә алып баруны тәэмин итәргә, ТР хокук саклау органнары тарафыннан тыелган матдәләрнең законсыз әйләнешен булдырмау өчен контрольне ныгытырга кирәклеге ассызыкланды. Бу семинар-киңәшмәдә Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасарлары - Ч.Ш. Бәдретдинова һәм С.М. Криницкий; Республика медицина профилактикасы үзәгенең бүлек мөдире О.И. Неделько; табиб-психиатр, нарколог Г.З. Шакирҗанов чыгышлары тыңланды. Әлеге чарада катнашкан медицина хезмәткәрләре, районның иҗтимагый оешма вәкилләре - мәгариф идарәсе, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт, социаль яклау бүлекләре белгечләре игътибарына замана чире белән көрәшүнең нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре хакында әһәмиятле мәгълүматлар җиткерелде.
Республика наркологик диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий:
- Татарстанда психоактив матдәләр (тәмәке, алкоголь, наркотик) кулланучыларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау буенча социаль-психологик һәм профилактик тикшерүләр үткәрелә. Мәсәлән, тест вариантын алыйк - әгәр дә 15 яшен тутырган үсмернең тест нәтиҗәсе уңай була икән, без бу турыда мәктәпкә дә, ата-анага да хәбәр итәргә тиеш түгел. Бу бала наркодиспансерга исәпкә куела һәм ул билгеле бер вакыт дәвамында күзәтүгә алына. Ә инде дәвалау үтәргә теләмәгәннәр полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре тарафыннан мәҗбүриләп китертелә", - дип белдерде.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250