Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә битлек режимы кире кайта?

Инфекциянең беренче билгеләрен сизү белән өйдән чыкмаска, табиб чакырырга кирәк.

Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны узган атнада 48%ка арткан, ә хастаханәгә ятучылар саны 20,6% ка арткан. Бу хакта әлеге инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб вәкилләре хәбәр итте.

Коронавирус диагнозы куелучылар саны Россиянең 42 төбәгендә арткан.

Узган атнада ковидтан 7 280 кеше савыккан, бу узган атнага караганда 61,5% ка күбрәк. Бу чорда 14 кеше әлеге чирдән вафат булган.

Россиядә COVID-19 йоктыру очракларының гомуми саны пандемия башланганнан бирле 23 014 969 тәшкил итә, савыгулар саны 22 458 308, ә үлемнәр саны 400 023 кеше.

Белгечләр гриппны ОРВИ һәм башка инфекцияләрдән аеручы төп билгене дә искә төшерә — грипп кискен башлана, температура тиз арада 39-40 градуска кадәр күтәрелә һәм берничә көн төшмәскә мөмкин. Аеруча балаларда югары температура күзәтелә.

Инфекциянең беренче билгеләрен сизү белән өйдән чыкмаска, табиб чакырырга кирәк. Катлаулылыклар килеп чыкмасын өчен табиб киңәшләрен үтәү һәм авыруны аяк өсте үткәрмәү мөһим.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев