Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тиюдән лимон ярдәм итә

Салкын тиеп авырганда, табиблар билгеләгән препаратлардан тыш, лимон да кулланыгыз. Кабыгы белән бергә!

«Лимон кабыгында иммунитет өчен файдалы үзлекләр күбрәк икән. Әмма көненә ярты лимоннан да артыгын ашарга кирәкми. ОРВИ билгеләрен җиңеләйтү һәм организмны тонуста тоту өчен шул җитә.

Фарингит яисә ангина булганда суга лимон сутын кушып эчегез. Тамакны да шуның белән чайката аласыз. Шулай ук бер телем лимоны кабыгы белән чәйнәргә була. Аңардан соң бер сәгать ашамаска кирәк.

Лимонны имбир, кура җиләге белән куллансагыз, тагын да файдалы. Лимонлы чәйнең дә файдасын тиз күрерсез. Ул организмга вирус беләән көрәшергә ярдәм итеп кенә калмый, җылыта да.

Тамак авыртканда имбир белән кушып ашагыз: 1 чәй калагы имбир „боламыгына“ ярты лимон суты һәм 1 чәй калагы бал кушасыз да өстенә ике стакан кайнар су агызасыз. 30 минут төреп тотканнан соң, сөзеп, көн дәвамында аз-азлап эчәсез.

Кура җиләгендә, лимон кебек үк, аскорбин кислотасы бар. Димәк, икесе бергә икеләтә файда китерәләр. Моның өчен лимонлы чәйне кура җиләге кайнатмасы белән генә эчәргә кирәк», дип яза «Файдалы киңәшләр».

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр