Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Соң булса да, уң булсын!

Рәхмәт әйтергә бервакытта да соң түгел.

Соңмы икән?! Рәхмәт әйтергә бервакытта да соң түгел. Бу рәхмәт юлламасы чын күңелдән, йөрәк түреннән чыккан сүзләрдән төзелгән. Ул Газинур Дәүлиев җитәкләгән район хастаханәсе хез-мәткәрләренә юллана.

...Борчу, җанны ашый торган борчу килсә, гап-гади тыныч көннәреңнең, бертөрле тоелган айларыңның чын бәхет икәненә төшенәсең икән. Җәй уртасында әниебез, авырып, хастаханәгә эләккәч, без бу хакыйкатькә инандык. Аның гомере кыл өстендә булган хәтәр көннәр иде ул. Бер-бер артлы 3 операция ... Көнләп түгел, сәгатьләп саналган гомер, яшәү белән үлем арасы бер мизгел икәненә инану. Искә алырга да куркыныч.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, сезнең зур тырышлык белән әниебез, исән-сау терелеп, өебезгә кайтты. Һәрбер кизү торган табибның, ашыгыч ярдәм бүлеге, ФГДС, рентген, лаборатория хезмәткәрләренең җылы мөнәсәбәте, Чулпан Мөхәммәтгалиеваның: «Борчылмагыз, алтын куллы безнең Саидахмад Гаипназарович, үз эшенең остасы, бар да яхшы булыр», – диеп безне юатуы алга карарга этәргеч булды, күңелләрдә өмет тудырды.

Әйе, нәкъ шулай булды да. Рәхмәтебезнең иң олысы сезгә, хирургия бүлеге хезмәткәрләре. Саидахмад әфәнденең тәвәккәллеге, баш реаниматолог Владислав Трофимовның, операция ясауда катнашкан һәркемнең, реанимация бүлегендә эшләүче кызларның тырышлыгы, һәрвакыт ярдәмгә килүләре зур хөрмәткә лаек.

Саидахмад Гаипназарович, сез зур хәрефтән язылырга лаеклы, олы хөрмәткә ия оста куллы хирург. Файдалы киңәшегез, төпле сүзегез белән әнигә төшенкелеккә бирелергә юл калдырмадыгыз. Аның гомере Аллаһы Тәгалә һәм Сез җитәкләгән коллектив кулында – ышанычлы кулларда булды. Хезмәтегез кеше гомере белән үлчәнә, бик авыр һәм бик җаваплы да. Сайлаган һөнәрегезне яратып башкаруыгыз сизелеп тора.

Хөрмәтле табиблар, гап-гади хәлдән дә сөенеч табып, үз шатлыгыгызны үзегез арттырып, олы дәрәҗәләргә ирешегез. Ак һәм кара төс булган кебек, эшегездә һәм тормышыгызда каршылык-лар булмый тормас. Яныгызда терәк булырдай хезмәттәшләрегез, гаиләгез, туганнарыгыз, дусларыгыз булсын. Авыруларның хөрмәтен тоеп яшәгез.

Шушы урында безгә ярдәм кулы сузган, борчуларыбызны уртаклашкан мәрхәмәтле туганнарыбызга, дусларыбызга, күршеләргә, авыл, «Маяк» җәмгыяте җитәкчеләренә, авылдашларга, әниебезнең сәламәтлеге өчен дога кылучыларга, тереләчәгенә өмет уятучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез. Аерым рәхмәт авыл фельдшеры Гөлзада ханым Гариповага. Хәлләребезне белешеп, шатлык-борчуларны уртаклашып яшәргә язсын. Амин!

Сезнең барыгызга да сәламәт гомер насыйп булсын диеп, безнең теләкләргә тугызынчы дистәләрен ваклаучы әбиләребез Сания, Марзия, бабаебыз Габделфәрт тә кушыла.

 

Габделхаковлар гаиләсе,

Шеңшеңәр авылы

Фото: pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңмы икән?!