Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сөт ризыкларын күп куллану нәрсәгә китерергә мөмкин?

Ялкынсыну авырулары ташлар хасил булуга юл ача.

Кальций бөердә таш барлыкка килү куркынычын арттыра. Сөт ризыкларын күп ашау бөердә таш авыруы сәбәпләреннән берсенә әйләнергә мөмкин. Югары категорияле табиб-уролог Сергей Королев «Газета. Ru» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, иң элек аз хәрәкәтләнүчән кешеләрдә бөерләренә таш утырту куркынычы арта. Фосфор-кальций алмашына зыян килә чөнки. Шул ук вакытта сөт ризыкларын (аксым һәм кальцийның организмга чамадан тыш күп керүе сәбәпле), әче, тозлы-борычлы ризыкларны күп ашау (бәвелдә кислота микъдарын арттыра) да бөердә таш барлыкка китерергә мөмкин.

Шулай ук бәвел чыгару системасында көйсезлекләр килеп чыкса, әйтик, кешенең бөере берәү генә булса да ташларның барлыкка килү куркынычы арта.

Моннан тыш ялкынсыну авырулары ташлар хасил булуга юл ача. Инфекция, сидек юлларына эләгеп, анда тагын бер ялкынсыну китереп чыгара, ә бу исә таш барлыкка китрә, дип аңлатып үткән табиб.

erid: 2Vtzqv1AZW9

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт

erid: 2Vtzqv1AZW9