Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Социаль пакет"тан баш тартканчы... ныклап уйла!

Бүгенге көндә районыбызда хезмәткә яраксыз дип табылганнарның дүрттән бере генә рецепт нигезендә бушка дару алучылар исемлегендә.

«Социаль пакет» бушка дару алу белән генә чикләнми, авыру билгеләре буенча билгеләнгән ял йортларына бушка юллама алу, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы да монда кергән.

Табиблар "Социаль пакет"тан баш тартканчы ныклап уйларга кинәш итә,чөнки кешегә инвалидлык авыртуы буенча бирелә, ә авыру кеше дарусыз тора алмый.

Социаль пакет турында аңлатма биргәндә бер мөһим мәсьәлә - даруларның сыйфаты турында әйтергә кирәк. Ташламалы даруларны алу федераль дәрәҗәдә куелган. Анда ялган дарулар эләгү мөмкинлеге бөтенләй диярлек юк. Кызганычка каршы, моны күпләр белеп тә бетерми.
Фото: vustug

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: