Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Стоматит дигәне рак булып чыккан...

Яшь хатын яман чиргә каршы ничек көрәшүе хакында сөйли.

Бу вакыйга 2017 елда ук башланган.

"Кызым тугач, телемдә яра пәйда булды. Ул күренмәде, сизелде генә. Бигрәк тә апельсин ашасам... - дип сөйли Лилия Сафина. – Стоматолог, бу - стоматит, диде.

Дәвалау файда бирмәгәч, кыз башка стоматологларга мөрәҗәгать итә, ә аннары невролог, терапевт, лор, гастроэнтеролог, янә лор... 2019 ел азагына температурасы 37 градустан төшми башлый.

Быел мартта гына Лилия онкологта булган. Аңа "тел лейкоплакциясе" дигән диагноз куела. Августта гына рак булуы ачыклана.

Нәтиҗәдә, кызның теленең бер өлешен, муеныннан 15 лимфотөенне алалар, берничәсендә метастазалар табалар.

- Операциядән соң гына миңа 4нче стадиядәге яман шеш дип хәбәр иттеләр. Ул вакытта тәҗрибәле ЛОР янында булмасам, ни булачагын күз алдына китерү дә куркыныч, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рак стоматит