Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сырганак мае

Озаграк торган саен мае яхшырак була.

Сырганакны (облепиха) юып, соксыккычтан чыгарам. Төшләрен 3 литрлы банкага салам һәм өстенә көнбагыш мае агызам. Май төшләрдән бармак юанлыгы күтәрелеп торырга тиеш.

Җылы урынга куярга кирәк. Көнгә бер-ике тапкыр агач кашык белән болгатам. Өч көнгә бер сулы савыт өстенә куеп җылытып алам.

Озаграк торган саен мае яхшырак була. Аннан сөзеп, суыткычка куям, дип яза "Ирек мәйданы".

Аның белән кояшта пешкән урыннарны, пешкән җирләрне, өшүләрне, начар төзәлә торган яраларны, тире туберкулезын, колак, тамак һәм борын шешләрен, тимрәүне, гиповитаминоз һәм авитаминозларны, күз авыруларын һәм башка чирләрне дәвалыйлар. Үңәч рагына нур терапиясе ясаганда да, сырганак маен билгелиләр. Ул авыртуны туктату һәм башка бик күп шифалы үзлекләргә ия.

Ләкин сырганак мае барлык кешегә дә файдалы түгел. Мәсәлән, аны холецистит белән авыручыларга, ашказаны асты бизе белән изаланучы өлкән кешеләргә эчәргә ярамый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев