Табиб балаларның коронавирус белән авыруы нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде
Авыру, симптомсыз узган очракта да, йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый.
Балалар кичергән Сovid-19 авыруы йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый, хәтта чир симптомсыз узган очракта да. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар буенча фәнни-тикшеренү клиник институты табиблары сөйләде.
Шулай итеп, баланың йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр – миокардит (симптомнар барлыкка килгән мизгелдән 2-4 атнада күренә), мультисистемалы ялкынсыну синдромы (ковидны кичергәннән соң бер айдан ) барлыкка килергә мөмкин.
«3-6 айдан соң overlap-синдромнар рәвешендә өзлегүләр башлана - бу организмда өстәмә аутоиммун авырулары», – диде Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар белгече-кардиологы Әлфия Дроздова.
Институтның балалар гастроэнтерология бүлеге мөдире Мария Ерохина коронавирус кичергән балалар ашказаны-эчәк тракты авырулары белән дә очрашырга мөмкин, дип сөйләде.
Чыганак: ТИ
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев