Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб суны һәрвакыт җылы килеш кенә эчәргә киңәш итә. Ни өчен?

Җылы су кан куелыгын киметә...

Табиб-эндокринолог Диләрә Лебедева: кулланылган җылы суның бер өстенлеге — ул кан куелыгын киметә.

Эндокринолог суны һәрвакыт җылы килеш кенә эчәргә кирәк дигән фикер белән уртаклашты.

«Җылы су куллану культурасы безгә кытайлардан килде. Анда урындагы халык балачактан ук суны җылы килеш эчәргә күнегә. Җылы яки кайнар (пешерми торган) суның сәламәтлек өчен файдасы бар», — диде табиб Телеграм каналында.

Аерым алганда, Диләрә Лебедева билгеләп үткәнчә, җылы су эчү ябыгуга да ярдәм итә. Табиб артык гәүдә авырлыгыннан котылу өчен ашар алдыннан ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә киңәш итә — мондый гадәт азрак ашарга ярдәм итә.

Җылы су эчүнең башка уңай яклары: кан куермауга ярдәм итә, бу йөрәкнең эш йөкләмәсен киметә һәм эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. Моннан тыш, үт куыгы эшчәнлеген стимуллаштыра, нәтиҗәдә ашказаны эшкәртү системасы нәтиҗәлерәк эшли, шулай ук организмнан токсиннарны чыгару системасы активлаша.

Белгеч лимон суты кушылган җылы су эчү битнең төсен яхшырта, шешенүне бетерә.

«Моннан тыш, без еш кына ачыгуны сусау белән бутыйбыз, һәм сез күптән түгел генә ашаган булсагыз да, тәмле нәрсә эзлисез икән, җылы су эчәргә тырышыгыз — бу сезнең чыннан да ашарга теләмәвегезне аңларга ярдәм итәчәк», — дип киңәш бирә табиб.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев