Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар Covid-19дан үлү куркынычын 31 процентка арттыра торган факторны ачыклаган

Коронавирус инфекциясе белән авырган кеше йоклаганда гипоксия үлем куркынычын шактый арттырырга сәләтле.

Коронавирус  инфекциясе белән авырган кеше йоклаганда гипоксия  үлем куркынычын шактый арттырырга сәләтле. Мондый нәтиҗәгә килгән АКШ Кливлендск медицина үзәге табибларының тикшеренүләре JAMA Networks журналында басылып чыккан.

Нәтиҗәләр медицина оешмасында 5,4 мең пациент мәгълүматларын анализлаганнан соң ясалган. Белгечләр шулай ук чирле кешедә булган йөрәк һәм үпкә авырулары, яман шеш, тәмәке тарту кебек башка факторларны да өйрәнгән.

Нәтиҗәдә, алар йоклаганда сулыш алу бозылуның коронавирустан госпитализацияләнү һәм үлем куркынычын 31 процентка арттыруын ачыклаган. Әмма гипоксиянең инфекция йоктыру куркынычы югары булу белән бәйләнеше теркәлмәгән.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Пандемия башланганнан бирле дөньяда 250,7 миллионнан артык кешенең Covid-19 вирусы йоктыруы ачыкланган. 5 миллионнан артык кеше корнавирус корбаны булган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус гипоксия

erid: 2Vtzqv1AZW9