Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар коронавирус инфекциясен таратырга мөмкин булган бүләкләрне атады

Уенчыклар, бүләкләр һәм яңа ел бизәкләре Covid-19 вирусын йоктырырга мөмкин.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Кайбер уенчыклар, бүләкләр һәм яңа ел бизәкләре коронавирус таралуга сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта табиблар фикеренә сылтама белән РИА Новости яза.

Вирус катыргы өслекләргә һәм акчада бер тәүлеккә кадәр, ә пластик һәм металлда өч көнгә кадәр сакланырга мөмкин.

Эпидемиолог Ольга Ненастина сүзләренчә, авыру китереп чыгара торган бактерияләр еш кына җылы, дымлы тирәлектә (киемдә һәм урын-җирдә) үрчи. Коронавирус исә каты өслекләрдә, шул исәптән пластик һәм тутыкмый торган тимердә озаграк саклана.

Бүләк сайлаганда һичшиксез битлек һәм перчатка кияргә кирәк. Медицина фәннәре докторы, иммунолог Владимир Жемчугов сатып алынган әйберләрне өйгә алып кайткач дезинфекцияли торган сыеклык белән чистартырга киңәш итте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид