Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган

Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең урын резервта тора һәм алар ихтыяҗ булганда авыруларны кабул итәргә әзер.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы хастаханәләрендә ОРВИ белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган», - дип искәртте спикер.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдергәнчә, коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең урын резервта тора һәм алар ихтыяҗ булганда авыруларны кабул итәргә әзер.

Владимир Жаворонков аңлатканча, әлеге урыннар стационарларның койка фонды яки функционалы үзгәргән очракта барлыкка килергә мөмкин.

«Бу 1,2 мең урынга исәпләнгән әзер госпиталь түгел», - дип сүзен йомгаклады министр урынбасары. 

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19