Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 700 кешегә коронавирустан вакцина ясады

Эре шәһәрләрдә авыру ияртү куркынычы зур булган кешеләргә прививкалар ясый башлыйлар.

700 татарстанлы «Спутник V» вакцинасы белән яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Бездә 700 кеше вакциналанган дигән мәгълүмат бар. Вакциналау актив бара, бу медицина хезмәткәрләре һәм башка һөнәр вәкилләре һәм социум әгъзалары гына түгел», — дип билгеләп үтте спикер.

Владимир Жаворонков хәзер «Спутник V» вакциналарының республиканың барлык районнарына китерелүе турында сөйләде.

erid: 2VtzqwTSgT9

«Без монда (зур шәһәрләрдә) табибларны һәм укытучыларны гына түгел, ә акрынлап халыкны вакциналауга күчә баруларын күрәбез. Вакциналар аз килгән районнарда, һичшиксез, авыру ияртү куркынычы зур булган төркеменнән башлыйлар", - дип аңлатты министр урынбасары.

Татарстанга 2,9 мең доза «Спутник V» вакцина кайтарылган.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус вакцина

erid: 2VtzqwTSgT9