Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда COVID-19 йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән

19 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, 11 кеше өйдә табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Татарстанда COVID-19 йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырылган. 19 кеше хастаханәләргә урнаштырылды, 11 кеше өйдә табиблар күзәтүе астында дәвалана, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Коронавирус йоктыру очраклары 6 муниципаль берәмлектә: Казанда – 17, Яр Чаллыда – 7, Әлки һәм Минзәлә районында икешәр, Яшел Үзән һәм Питрәчтә берәр очрак ачыкланган.

20 апрельгә Татарстанда барлыгы 20 098 COVID-19 очрагы теркәлгән, 171 кеше, шул исәптән 43е узган тәүлектә терелгән.

Барлыгы 204 896 кеше вакциналау узган (тәүлек эчендә үсеш 3 660), шуларның 122 083е икенче прививканы да алган.

Вакцинациналауга язылуның 5 ысулы турында тагын бер кат искәртәбез:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
3. Бердәм 122 номерына шалтыратып.
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп.
5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19