Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда февральгә кадәр ковидка каршы 190 мең доза вакцина кайтарылачак

Куркыныч төркеменә кергән, шулай ук теләге булган һәркемгә вакцина ясаячаклар.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының 190 мең дозасы кайтарылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Безне шактый интенсив прививка кампаниясе көтә. Февральгә кадәр бездәге кешеләргә 190 мең доза кадарга кирәк булачак», — диде спикер.

Министр урынбасары сүзләренчә, беренче булып социаль контактта еш булган кешеләргә прививка ясаячаклар. Алдарак «Татар-информ» беренче чиратта кемнәргә вакцина ясалырга тиешлеген хәбәр иткән иде. Әмма башка кешеләр дә ковидка каршы прививка ясатырга теләве турында хәбәр итә ала. Бу хакта «Спутник V» вакцинасы кайтарылу мәгълүм булгач поликлиникага хәбәр итәргә кирәк.

«Вакцина булган очракта, баш тартмаячаклар», — диде Абашев.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле вакцинациянең ирекле булуын искәртте. 

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина