Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа 53 очрагы расланган

Узган тәүлектә covid-19 инфекциясен йоктырган 7 татарстанлы хастаханәгә урнаштырылган.

Татарстан Президенты аппараты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова бүген 53 яңа covid-19 очрагы раслануын, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырылуын хәбәр итте. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 46 кеше өйдә дәвалана. Аларның хәле җиңел яки симптомсыз формада авырыйлар.

Яшь төркемнәре буенча күпчелекне 30 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр тәшкил итә, алар бүгенгә – 25, 18-30 һәм 50-60 яшьлекләр арасында сигезәр очрак, 60-70 яшьлек – 7, 70-80 яшьлек 3 өлкән кеше һәм 18 яшькә кадәр 2 бала коронавирус йоктырган.

Йоктыручыларның күпчелеге шәһәрләргә туры килә дип тә, әйтеп булмый, бүгенге саннар шуны күрсәтә. Казанда – 21 булса, Чүпрәле районында – 10 очрак теркәлгән. Монда, миңа калса, уйланырга урын бар. Яр Чаллыда – 9, Яшел Үзәндә – 4, Әтнә, Алабуга һәм Питрәч районнарында икешәр очрак расланган. Түбән Камада, Биектауда һәм Лаеш районнарында берәр очрак теркәлгән. Шөкер, бүгенгә безнең районда covid-19 йоктыручылар ачыкланмаган.

Нәтиҗәдә, 2 июньгә Татарстанда барлыгы 3297 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус