Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 46 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенгә Татарстанда барлыгы 997 855 кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның яртысы диярлек Казанда теркәлгән, биредә 22 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус белән авыруның биш очрагы ачыкланган, Азнакай районында — 6 очрак. Лениногорскида өч кеше, Әгерҗе, Актаныш һәм Чирмешән районнарында икешәр кеше, Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында берәр кешенең ковид белән авыруы теркәлгән.

erid: 2VtzqwTSgT9

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 25 511 тапкыр куелган. Татарстанда 22301 кеше (узган тәүлектә — 46 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенгә Татарстанда барлыгы 997 855 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 843 568 кеше вакцинаның ике дозасын да алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19

erid: 2VtzqwTSgT9