Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда уникенче кеше коронавирустан вафат булган

Бүген республикада COVID-19 белән зарарлануның 39 яңа очрагы расланган.

Татарстанда бүген 39 кеше COVID-19 инфекциясен йоктырган, барысы да элемтә юлы белән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 26 кеше өйдә дәвалана. Һәм шул ук вакытта 12нче пациентның үлеме теркәлгән.

Авыручылар арасында күпчелекне гадәттәгечә урта яшьләрдәге кешеләр тәшкил итә, бүген 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 14 кеше, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 9, 70тән 80гә кадәр - 5, 18-30 һәм 60-70 яшь аралыкларында дүртәр, 80нән 90га кадәр - 2 һәм 18 яшькә кадәр бе кеше короновирус йоктырган. Шөкер Балтачта бүгенгә аыручылар юк.

Казанда авыручылар саны кискен күтәрелде, 19 да 31 сикерде, Аксубайда - 3, Яр Чаллыда - 2, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаеш районында берәр кешедә яңа таҗлы вирус табылган.

Нәтиҗәдә, 17 июньгә Татарстанда  барлыгы 4040 COVID-19 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 2874 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 39ы - узган тәүлектә. Әлегә 1154 кеше дәвалануын дәвам итә.

Ни кызганыч, Татарстанда коронавирустан 12 нче үлем очрагы расланган.

1941 елда туган Казанда яшәүче пациент сугыш ветераннары госпитале базасында вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан стационар дәвалануда булган. Коронавирус инфекциясе, авыр агым белән хастаханәдән тыш ике яклы интерстициаль пневмония белән катлауланган халәтнең авырлыгы аркасында пациент реанимация бүлегенә күчерелә. Интенсив терапия дә ярдәм итмәгән, пациентның хәле прогрессив рәвештә начарланган. 30 майда йөрәге тибүдән туктаган.

Үлем сәбәпләрен билгеләү өчен патолого-анатомик экспертиза үткәрелде. COVID-19 расланды, дип хәбәр итәләр республика коронавируска каршы көрәш штабыннан.

Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус