Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 37 кеше коронавирус йоктырган

14 авыру хастаханәләргә урнаштырылган, 23е табиблар күзәтүе астында өйләрендә дәвалана.

Узган тәүлектә 37 татарстанлыда коронавирус инфекциясе табылган. 1 кеше авыруны читтә йоктырган, калган 36сы аралашу юлы белән чирләгән. 14 авыру хастаханәләргә урнаштырылган, 23е табиблар күзәтүе астында өйләрендә дәвалана, — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы  матбугат хезмәте.

Авыручылар Казанда 13 кеше, Азнакай районында - 8, Чаллыда - 5, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында икешәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында берәр кеше исәпләнә. Барлыгы 12 муниципаль берәмлектә коронавирус йоктыручылар теркәлгән, коронавирус белән бәйле вәзгять яхшыра дип тынычланырга иртәрәктер әле.

Бүгенге көндә республикада коронавирус авыруының барлыгы 19 385 очрагы ачыкланган, 16 176 кеше дәваланып терелүгә ирешкән, шул исәптән узган тәүлектә 56 кеше савыккан.

129 764 кеше вакцина ясаткан, шуның 2 821е узган тәүлектә, 87 768 кеше икенче прививканы да ясаткан.

erid: 2VtzqwTSgT9

Вакциналауга 5 ысул белән язылып була:

    1) Бердәм РФ дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ) аша.
    2) Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша.
    3) Бердәм 122 номерына шалтыратып.
    4) Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп.
    5) Поликлиникага шалтыратып. 

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19

erid: 2VtzqwTSgT9