Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 80 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясенең 42 537 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 80 очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары — аралашу юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«27 кеше хастаханәгә салынды, 53 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Теркәлгән очракларның яртысы Казанга туры килгән, 18 авыру Чаллыда, 10 кеше Түбән Кама районында ачыкланган. Актаныш, Спас һәм Тукай районнарында икешәр, Буа, Алабуга, Зәй, Нурлат, Сарман һәм Тәтеш районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 42 537 очрагы теркәлгән, 36 175 кеше авырып терелгән. Тәүлек эчендә республиканың 100 кешесе савыккан.

Беренче вакцинацияне 2 287 616 татарстанлы узган, 1 860 112 кеше препаратның ике компонентын да алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19