Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанлылар коронавирусның авыр формасы белән ешрак авырый башлаган

Инфекция белән зарарланган кешеләрнең үз-үзең дәвалавы күп очракта аларның хәле начарлануга китерә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда көзге сезонда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның авыр формалары саны артуы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Ирина Кравченко сөйләде.

«Дөньяда һәм, аерым алганда, Россия Федерациясендә дә, шулай ук Татарстан Республикасында да вазгыять дәваланырга килүчеләр артуын, сулыш алу кыенлашу сәбәпле нәкъ менә авыр форма диагнозы куелуын күрсәтә. Бу исә стационарда дәвалану таләп итә», — дип искәртте спикер.

Республика халкының еш кына үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнә башлавы хәлне катлауландыра. Белгеч табиб киңәшләрен һичшиксез үтәргә кирәклеген, югыйсә бу хәлнең начарлануына китерәчәген сөйләде.

Ирина Кравченко яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булганда тән температурасының 38 градустан югары булуын, сулыш алу авырлашуын, тәм һәм ис сизмәү күзәтелүен әйтте.

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19