Тавышсыз-тынсыз эпидемия яки картайган саен кеше ник кечкенәя?
Остеопороз хакында һәм дәвалану ысулларын сорап газетабызга еш мөрәҗәгать итәләр
Остеопороз, халыкча әйтсәк, “тавышсыз-тынсыз эпидемия” еллар дәвамында кеше организмында үзен берничек тә сиздерми генә яшәп, көчәеп килә дә, бер көнне килеп адәм баласын зур сынау алдына куя: аның сөякләре чамадан тыш нәзбереккә әверелә, алар хәтта гадәти генә хәрәкәттән дә сынарга мөмкин. Әлеге чир хакында һәм дәвалану ысулларын сорап газетабызга да еш мөрәҗәгать итәләр. Әлеге үтенеч уңаеннан, гомумпрактика табибы Альфир Рифкать улы Йосыповка мөрәҗәгать иттек.
– Альфир Рифкатович, остеопорозның беренче билгеләреннән башлыйк әле?
– Бу чир борын-борын заманнардан ук билгеле булган. Мисыр мумияләре сөякләрендә үк остеопорозга хас үзгәрешләр булуы ачыкланган. Ә чирнең үзенчәлекләре турында язу һәм диагноз кую исә 19нчы гасырда теркәлгән. Чирнең төп билгесе, әлбәттә, сөякләрнең уалучан булуы, зур булмаган травма вакытында да аларның сынуы. Мәсәлән, аз гына уңайсыз кузгалу, борылу һәм кайчак хәтта кинәт төчкерү дә сөяк сынуга китерергә мөмкин. Остеопороз, нигездә, өлкән яшьтәгеләрдә очрый, ләкин хәвеф төркеменә керүче кешеләрдә ул иртәрәк тә башланырга мөмкин. Боларга төрле авырулар аркасында гормональ препаратлар кабул итәргә мәҗбүр булучылар (мәсәлән, преднизалон яки башка глюкокортикостероидлар) керә. Шулай ук тәмәке тартучылар, спиртлы эчемлекләр кулланучылар, дөрес туклануга төкереп бирүчеләр, түбән физик активлык белән яшәүчеләрне дә хәвефле төркемгә кертергә мөмкин булыр иде. Шунысы да бар, гәүдә авырлыгы 57 килограммнан кимрәк булган ябык кешеләр арасында да остеопороз чире ешрак теркәлә. Моннан тыш, нәселдәнлек тә зур роль уйный. Әгәр дә якын туган-тумачаларыгыз арасында “перелом шейки бедра” теркәлгән икән, киләчәктә аларның балаларында, яшьләре өлкәнәйгәч, шундый ук сыну очрагы күзәтелергә мөмкин.
– Остеопороз ир-егетләрдә ешрак очрыймы, әллә хатын-кызлардамы?
– Остеопорозның хатын-кызлар арасында чагыштырмача киң таралуы эстроген гормоны җитешмәү белән бәйле, ләкин ул ир-егетләр арасында да очрый. Статистика буенча яше 50дән узган һәр өченче хатын-кызда һәм һәр дүртенче ир-егеттә остеопороз билгеләре бар. Ир-егетләр арасында әлеге хәвефле факторның киң таралуы тәмәкегә һәм спиртлы эчемлекләргә бәйле.
– Авыруны ничек булдырмый калырга?
– Уртача 25 яшьтә сөяк үсү туктала һәм бу яшьтә сөяк авырлыгының югары ноктасы формалаша. Нәкъ менә үсеш чорында "югары пик"ны формалаштыру өчен барлык көчне куярга кирәк. Бу чорда туклануга аеруча игътибар итү зарур. Һәркем көнгә 1-2 стакан сөт, кефир, йогырт яисә 100 грамм эремчек яки сыр куллануны гадәткә кертергә тиеш. Сөт продуктларыннан тыш кальций шпинат һәм брокколида, кәбестәнең башка төрләрендә, фасоль, чикләвекләр, соя, яшел петрушка, алма, апельсин, томат согында бар. Сөякләрнең минераль балансын тәэмин итү өчен фосфор, магний, фтор, тимер, цинк, марганец, бакыр, шулай ук С һәм К витаминнары кирәк. Безнең рационга бу матдәләр балык, диңгез продуктлары, ит, йомырка, сыра чүпрәсе, көрпә, ногыт борчагы, чикләвекләр, яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләр белән керә.
– Остеопорозны дәвалау буенча бирелгән киңәшләрнең барсында да диярлек кальций препаратлары кабул итү тәкъдим ителә. Ә менә бөерендә таш булган кешеләргә нишләргә? Аларга кальций кабул итәргә ярыймы икән?
– Кальций препаратларын бәвел юлларында таш булган кешеләргә дә кулланырга мөмкин. Әлбәттә, аларга даими рәвештә үзләренең халәтләрен тикшереп-контрольдә тотарга кирәк: урологка күренергә, бөерләрен УЗИ аппаратында тикшертеп торырга һ.б. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре шуны дәлилли: сөт һәм сөт продуктларыннан баш тартучы кешеләрдә, киресенчә, бәвел юлларында таш булу очраклары ешрак теркәлә икән.
– Остеопороздан тулысынча дәвалану мөмкинме?
– Әгәр дә ул билгеле сәбәп аркасында килеп чыккан икән, мәсәлән, кеше гормоннар кабул итә икән, әлеге препаратны кабул итүне туктаткач, сөяк сыну хәвефе дә кимиячәк. Чөнки хәвефле фактор юкка чыга һәм чир артка чигенә. Ә менә менопаузадан соң барлыкка килүче остеопороз булганда, үзегез дә аңлап торасыз, чирне барлыкка китерүче сәбәп саклана һәм ул гомер буена арттан калмаячак. Чарасы шул гына – кеше озак вакытлар дәвамында табиб киңәшләрен үтәп, дәвалануын дәвам итеп яшәргә тиеш булачак. Үзегез белдеклеләнеп дәваланмагыз, табиб киңәшләрен тотыгыз.
P.S. Менапаузадан соң хатын-кыз беренче өч елда берәр килограмм кальций югалта.
Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев