Түбән Камада өч яшьлек малайга уникаль операция ясаганнар (+видео)
Түбән Камада мондый катлаулы операция әле беренче тапкыр ясалган.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Шәһәр балалар хастаханәсендә Түбән Кама һәм Казан хирурглары уртак уникаль операция үткәргән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Профессор Наил Әкрамов һәм Түбән Кама хирургы Рөстәм Гарипов гидронефроз диагнозы куелган өч яшьлек малайга операция ясаган. Бу - бәвел кудыру бозылу аркасында бөердә була торган авыру. Операция уңышлы узган.
Түбән Камада мондый катлаулы операция әле беренче тапкыр ясалган.
Фото, видео: tat.e-nkama.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев