Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тиздән Сәрдек авылы да яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булачак

48 хуҗалыклы Сәрдек һәм 11 хуҗалыклы Иске Пукшинер авыллары сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалана алачаклар.

Быел «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында Пыжмара авыл җирлегенең Сәрдек авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты кулланылышка тапшырылачак.

Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре тәмамланып килә.

Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан 48 хуҗалыклы Сәрдек һәм 11 хуҗалыклы Иске Пукшинер авыллары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының заманча стандартлары нигезендә сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалана алачаклар.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга, медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Авылның фельдшеры Лилия Гайнуллина һәм фельдшер ярдәмчесе Флюзия Лотфуллина да яңа ФАП ачылышын түземсезлек белән көтәләр.

2023 елда фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер ярдәмчеләре вазыйфасы булдырылды. Шул максаттан районыбызда да 40 фельдшер ярдәмчесе теоретик белем һәм практик шөгыль алып, агымдагы елның февраль аеннан эшли башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев