Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәмәке тартмагыз...сукыр каласыз бит...

Глауко­ма белән авыручы кеше әледән-әле врачка күренеп торырга тиеш. Гадәттә 3 айга бер тапкыр поликлиникадагы күз кабинетына бару житә.

Глаукома - күз алмасының эчке басымы күтәрелү нәтиҗәсендә була торган күз авыруы. Басым күтәрелгәндә, кайбер авыруларның күзе һәм башы авырта, күз алды томанлана, утка караганда салават күпере төсле боҗралар күренә башлый, кан тамырларында кан тоткарланганга, күз бераз кызара. Мондый глаукоманы кан тоткарлану глаукомасы диләр. Ләкин авыруларның күбесе, басым күтәрелүгә карамастан, бернинди авырту сизми. Алар күзләре начаррак күрә башлауга гына зарланалар. Авыруның бу формасы гади глаукома дип атала. Кан тоткарлану глаукомасы да, гади глаукома да куркыныч авыру.

Басым күтәрелү сәбәпле күз тукымалары, бигрәк тә челтәр катлау hәм күрү нервысы кан белән тиешенчә тәэмин ителми, шуңа күрә нерв җепселләре акрынлап һәлак була, һәм глаукома белән авырган кеше начар күрә башлый. Шулай итеп, күз күрүе начарланмасын өчен, бер яктан, күзнең эчке басымы күтәрелүгә юл куймаска, икенче яктан, күрү нервысының туклануын яхшыртырга кирәк.

Авыруның билгеләре сизелүгә врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Врачка күренмичә, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Бер кешегә килешкән дәваның икенче кеше өчен зарарлы булуы мөмкин. Глаукома белән авыручы врач кушканнарның барысын да төгәл һәм вакытында үтәргә тиеш — бу дәвалануның иң беренче һәм төп кагыйдәсе. Врач билгеләгән дәвалануның, билгеле бер вакыт үткәч, файдасы тими башлавы мөмкин. Шуңа күрә глауко­ма белән авыручы кеше әледән-әле врачка күренеп торырга тиеш. Гадәттә 3 айга бер тапкыр поликлиникадагы күз кабинетына бару житә.

Глаукоманы дәвалауда авыру кешенең яшәү һәм азык режимын бозмавының әһәмияте зур.

Төрле борчылулар, авыр кичерешләр бигрәк тә кан тоткар­лану глаукомасы белән авыручыларда күзнең эчке басымы күтәре­лүгә китерүе билгеле булган. Шуңа күрә глаукома белән авыручы кешегә эштә дә, өйдә, гаиләдә дә  тыныч мохит тудырырга кирәк. Әлбәттә, тормыштагы барлык күңелсезлекләрне дә бетерү мөмкин түгел, әмма авыру кеше  вак-төяк борчуларга тынычрак карарга тырышырга тиеш. Нерв системасын нормаль йоклау яхшы тынычландыра. Олы кешеләрдә еш очрый торган йокысызлыктан котылу өчен, кичен һавада йөреп керүнең файдасы зур. Йокларга ятарга ярты сәгать кала бал эчү дә файдалы (бер аш кашыгы балны ярты стакан жылы суга салып эчәләр). Глаукома белән авырганда җиңел физик хезмәт белән шөгыльләнү (саф һавада булса бигрәк тә яхшы) зур файда бирә. Ләкин иелеп эшли торган эштән (кер уу, идән юу, чуп утау һ.б.ш.) сакланырга кирәк. Кан тоткарлану глаукомасы белән авыручыларга иелеп эшләү аеруча зарарлы. Ә инде шулай да андый эш белән шөгыльләнергә туры килсә, башка кан килүне киметү өчен, туктап-туктап эшләргә тәкъдим ителә. Глаукома белән авыручыларга уку, язу, чигү h.б.ш. белән шөгыльләнергә ярый. Тик яктылык җитәрлек булырга тиеш һәм башны бик нык июдән сакла­нырга кирәк. Глаукома белән авыручы кешегә телевизор карарга ярый, ләкин бүлмә яхшы яктыртылган булырга тиеш, һәм 1-1,5 сәгатьтән артык тоташтан карау ярамый. Кан тоткарлану глаукомасы белән авыручыларның күбесендә кино карау күзнең эчке басымын күтәрә. Шуңа күрә андый авырулар кинога барганда күзләренә дару салырга тиешләр. Гади глаукома белән авыручылар бу яктан үзләрен чикләмәсәләр да була.

Кан әйләнеше бозылу яки кискен үзгәрү күзнең эчке басымы күтәрелүгә китерә. Шуңа күрә каты якалы һәм кысып торган путалы киемнәр кимәскә кирәк. Мунчада чабынырга, башны бик кайнар су белән юарга, салкын душта яки салкын суда (18° С дан түбән) коенырга да ярамый.

Глаукома белән авыручының ризыгы төрле-төрле булырга тиеш. Аның менюсында ит,  балык, йомырка да керергә тиеш (ләкин көн дә түгел). Бигрәк тә сөт һәм яшелчә  (эремчек, кефир, катык, яшелчә, жиләк-жимеш) ашарга кирәк. Терлек майларын азрак ашарга, аның урынына үсемлек мае кулланырга кирәк. Тозлы һәм ачы азыклар ашарга ярамый.

Су эчүне чикләү бик әһәмиятле. Бер эчкәндә бер стаканнан артык су яки чәй эчәргә ярамый. Тәүлегенә 1,5 литрдан артык су эчү тыела (шулпа да шул исәпкә керә).

Кофе, какао һәм каты-чәй эчәргә ярамый, чөнки аларда күзнең эчке басымың күтәрә торган кофеин бар.

Глаукома белән авырганда витамин житешмәү күрү нервысы торышын начарлата. Шуңа күрә азыкта витаминнар микъдары бик нык кими торган кыш һәм яз көннәрендә синтетик витаминнар (ашар алдыннан көненә бер тапкыр 2—4 данә поливита­мин С яки СВ витаминнары) эчәргә кирәк.

Еш кына авырулар аларга тәмәке тартырга һәм спиртлы эчемлекләр эчәргә ярыймы дип сорыйлар. Шуны истә тотарга кирәк: тәмәке тарту күрү нервысының эшчәнлегенә зарар итә һәм глауко­маның сукыраюга алып баруын тизләтә. Алкогольле эчемлекләр турында да шуны ук әйтергә мөмкин.

Тәҗрибә шуны курсәтә: глаукома белән авыручылар врач кушканнарны төгәл үтәсәләр, яшәү һәм азык режимын бозмасалар, аларның яхшы күрүләре һәм эшкә сәләтләре озак вакытлар саклана.

Офтальмологта бүгенге көндә 249 кеше “Д” учетта тора, 12 кеше быел алынган, 13 кеше – I группа инвалид.

Өстәп шуны да әйтәсе килә, диспансеризация үткәндә 39 яшьтән башлап күз басымы үлчәү каралган (ир – атларга да, хатын – кызларга да). Бу тикшеренү поликлиниканың окулист кабинетында үткәрелә. Күз басымы югары күтәрелү нәтиҗәсендә килеп чыгучы әлеге авыру – глаукоманы башлангыч чорда ачыклар  өчен күз басымын үлчәтү бик мөһим. Шуңа күрә 3 елга бер диспансеризация үтеп үз сәламәтлеген һәр кеше кайгыртырга бурычлы.

Ләлә Гайнетдинова,

күз табибәсе

Фоат Гайнетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күз