Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Томау, тамак авырту һәм ютәлне дарусыз дәвалау ЫСУЛЛАРЫ

Узгынчы булсын, дисәң…

Көз, кыш айлары организм өчен еш кына җитди сынауга әверелә. Көннәр аз гына суыттымы – шундук төчкертә, йөткертә башлый. Тамак та калышмый. Болар бар да вакытлы борчу булсын өчен ни эшләргә?

Томау төшсә

Томау төшкәне сизелә башлау белән, тиз арада аякларны җылыту ягын карарга кирәк. Йокларга ятар алдыннан аякларны башта горчица салынган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коеп, яхшылап сөртергә һәм оекбаш киеп, юрган ябынып ятарга кирәк. Өйдә торганда йон оекбаш эченә горчица порошогы сибеп киеп йөрсәң дә, томау тиз үтәчәк. Ромашка төнәтмәсе яки ак чыршы мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да файдалы.

Тамак авыртса

Тамак төбе борчый башлагауга да бармак аша карарга ярамый, ди табиблар. Беренче көнне үк тамакны көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Ромашка, шалфей яки тырнак гөл төнәтмәсенең файдасы озак көттермәс. Моның өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15–20 минут каплап тотасың. Аннары тамакны чайкатасың. Муенга компресс куюның да файдасы булмый калмас. Моның өчен марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып, авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән урап куясың.

Ютәл башланса

Бер баш суганны вак кына тураганнан соң, өстенә кайнар су коеп, биш минут төнәтәсең. Шуны ике-өч минут эчендә аз-аз йотымнар белән эчеп куясың. Ютәл вакытында бал, глицерин һәм лимон сутын бертигез алып, яхшылап богатырга һәм көненә өч тапкыр берәр чәй кашыгы кабып куярга киңәш ителә. Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән даими ингаляция ясау каты

ютәлне дә басарга мөмкин. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.

Әлеге ысулларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тамак авыртса