Туберкулез – йогышлы авыру, ләкин ул дәвалана
Туберкулез микроблары, авыру кеше сөйләгәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә төкерек белән һавага чыгалар һәм алар сәламәт кеше организмына үтеп керергә мөмкин.
1. Беренче очракта - туберкулез микробы сәламәт кеше организмына үтеп керә, ләкин кешегә авыру йокмый.
2. Икенче очракта - организм үтеп кергән миллионлаган туберкулез микробларын тиз генә җиңә алмый, туберкулез тудыручы кайбер микроблар исән калалар.
3. Өченче очракта - авыруларга каршы торучанлыгы бик нык кимегән организмда туберкулез микроблары күпләп үрчи башлыйлар һәм кеше чиргә бирешә.
Карлыккан тавышлы ютәл тамак туберкулезы башланганда була. Кешенең һәр ютәлләве, билгеле туберкулез авыруы башланган дигән сүз түгел. Туберкулез микроблары организмны зарарлый башлагач, кешедә хәлсезлек сизелә.
Туберкулезның башлангыч чорында тын кысу бөтенләй сизелми, чөнки бу вакытта үпкә үзенең резерв мөмкинлеген эшкә җигә. Туберкулез үпкәнең күп өлешенә җәелгәч, тын кысу көчәя. Күкрәк авырту туберкулез авыруының башлангыч чорында шулай ук сирәк күзәтелә. Авыру кеше кайчакта аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү, басым тойгысы сизә.
Кызыл кан тәнчекләре үзләренең кан юлларыннан чыгып сулыш юлларына эләксәләр, ютәлләгәндә какырыкта аз гына кан күренергә мөмкин. Кан килү - ул туберкулез авыруына гына хас билге түгел. Авыруларның туберкулезы, гадәттә, кан төкергәннән соң көчәеп китә.
Үпкә туберкулезына диагноз кую шактый кыен, авыруның башлангыч чоры процессы бик акрын, айлар буена сузылырга мөмкин. Туберкулез микробларын башлыча авыру кешенең какырыгыннан эзлиләр. Микробларның шулай ук ашказаны суында, бәвелдә, биздән алынган эрендә, плевра сыекчасында, үпкәнең операция вакытында кисеп алынган кисәкчекләрендә булуы ихтимал. Кешедә туберкулез авыруы барлыгына шик туу белән канга гомуми анализ ясала. Туберкулезга диагноз куюда рентгенның роле ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәне дә һәркемгә билгеле.
Туберкулезны кисәтү чарасы буларак, вакцинация дип аталган беренче прививканы яңа туган балаларның барысына да ясыйлар. Хәзерге вакытта туберкулезга каршы прививкалар балага һәм яшүсмерләргә ясала. Нормаль тормыш алып бару - организмны ныгытуның һәм аның туберкулезга каршы торучанлыгын арттыруның иң көчле чараларыннан берсе. Кайберәүләрдә туберкулезның төзәлеп бетмичә хроник формаларга күчүенең төп сәбәбе - авыруларның эчүчелек белән шөгыльләнүе. Туберкулезны дәвалауга комачаулый торган сәбәпләрнең тагын берсе - тәмәке төтене. Сулыш органнары - ул тәмәке төтенендәге зарарлы матдәләрнең организмга керү юлы. Тәмәке тартучыларда үпкәнең төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы шактый түбән. Тәмәке тартучы кешенең кан юллары стенасы тыгызлану сәбәпле, туберкулезга каршы кулланыла торган дарулар начар сеңәләр. Туберкулездан котылырга теләгән кеше тәмәке тартмаска тиеш.
Ф. Минсафина,
район үзәк хастаханәсенең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев