Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәйфә Газыймова: “Хезмәтегез өчен олы рәхмәт”

Мин олы кеше инде, 86нчы яшем белән барам. Тормыш дигән диңгезнең төрле чорларын үтәргә туры килде: ачлыгын да, ялангачлыгын да, каһәр суккан сугыш афәтләрен дә. 30 миллион Совет халкының каны түгелеп яуланган тыныч тормышның кадерен белеп бик тә яшисе килә әле. Ләкин сәламәтлек кенә нык какшады. Шуңа күрә еш кына...

Мин олы кеше инде, 86нчы яшем белән барам. Тормыш дигән диңгезнең төрле чорларын үтәргә туры килде: ачлыгын да, ялангачлыгын да, каһәр суккан сугыш афәтләрен дә. 30 миллион Совет халкының каны түгелеп яуланган тыныч тормышның кадерен белеп бик тә яшисе килә әле. Ләкин сәламәтлек кенә нык какшады. Шуңа күрә еш кына ашыгыч ярдәм бүлегенә, үзәк хастаханәгә, табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ашыгыч ярдәм бүлегендә Гүзәл Закирова җитәкчелегендә табиблар бригадасы хезмәт күрсәтә. Кызлар барысы да ягымлы, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белеп башкаралар . "Ашыгыч ярдәм" машинасы да секунды белән килеп җитә. Рүзәл Гарафетдиновичны, Камил Вәкилевичны, Илдар Гарәфиевичны, Гөлназ Альфредовнаны да еш борчырга туры килә. Әмма алар берсе дә караңгы йөз күрсәтми. Үзем исән чакта барысына да олы рәхмәт әйтәсем килә.
Тәйфә Газыймова, хезмәт ветераны,
Балтач бистәсе
Фото: moskva.bezformata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250