Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә 74 кеше коронавирустан терелгән

Балтачта тагын бер Covid-19 яңа очрагы ачыкланган, республика буенча – 50.

Татарстанда 50 COVID-19 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да авырулар белән аралашу нәтмҗәсендә йоктырылган. 31 кешене хастаханәгә урнаштырганнар, 19ы өйләрендә, табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Авыручыларның яшенә күз салсак, 50 пациентның 37се өлкән буны вәкилләренә туры килә, уйланырлык урын бар. Бәлки вакытында вакцина ясатып бу афәттән саклану чарасын күрергәдер...

Ковид чигенә дисәк тә, бүгенгә тагын 13 җирлектә вирус йоктыручылар теркәлгән. Казанда - 24, Яр Чаллыда - 9, Түбән Кмада - 4, Балык Бистәсендә - 3, Биектауда - 2, Азнакай, Югары Ослан, Минзәлә, Нурлат, Тукай районы, Чирмешән, Саба һәм Балтачыбызда берәр очрак расланган.

12 мартка Татарстанда барлыгы 18 584 COVID-19 очрагы теркәлгән, 15 245 кеше, шул исәптән 74е узган тәүлектә терелгән.

Барлыгы 99 305 кешегә вакциналау уздырылган (тәүлек эчендә үсеш - 2 178), шулардан 41 477 кеше икенче дозаны да ясаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19