Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ярты ел эчендә Татарстанда җиде меңнән артык яман шеш очрагы ачыкланган

Республикада яман шеш авыруларыннан үлүчеләр 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 процентка кимегән.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ", Эвелина Киселева). Бу ел башыннан Татарстанда 7 мең 254 онкология авыруы ачыкланган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ярты процентка кимрәк. Бу хакта Республика клиник онкология диспансерының оештыру-методик бүлеге башлыгы Камил Шакиров 2020 елның беренче яртыеллыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләренә багышланган утырышта сөйләде.

«Агымдагы елның биш ае мәгълүматлары буенча, онкологиядән үлүчеләр 100 мең кешегә 186,2 очрак булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 процентка кимрәк. Авырулар саны үзгәрмәде диярлек, ул узган ел белән чагыштырганда 0,5 процентка кимрәк», – диде докладчы.

Тулаем алганда, Татарстан буенча авыручылар саны 100 мең кешегә 373,8 очрак тәшкил иткән.

Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру барышында беренче яртыеллыкта 262 яман шеш очрагын ачыклауга ирешкәннәр, шуларның 212се – беренче яки икенче стадиядә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш рак