Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшьләр ковидтан күбрәк үлә башлаган

Моңа кадәр COVID-19 өлкән яшьтәгеләр өчен куркынычрак, диелсә, хәзер вирусның һинд штаммы барлыкка килгәч, яшьләр бу чирдән өч тапкыр күбрәк үлә башлаган.

Коронавирус йоктырган 14 мең пациентның клиник күрсәткечләрен тикшергәннән соң, чит ил галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән: ковидның яңа һинд штаммы яшьләр өчен аеруча куркыныч икән. Алар хәзер бу инфекциядән элеккегә караганда өч тапкыр күбрәк үлә башлаган.

Һинд штаммы тизрәк йогып кына калмый, күп пациентлар тарафыннан бик авыр үткәрелә дә. Һиндстан галимнәре белдерүенчә, хәзер аларда "ковид" диагнозы белән дәваханәләргә эләккән яшь кешеләр арасында да үлем очраклары, пандемиянең узган дулкыны белән чагыштырганда, 40 процентка күбәйгән.

Коронавирус инфекциясе йоктырганнарның табибка соң мөрәҗәгать итүе дә хәлне катлауландыра. Мондый күренеш тә, нигездә, яшьләр арасында күзәтелә. Дәваханәгә китерелгәндә алар инде бик авыр хәлдә була.

Дәвага мохтаҗ кеше кислород терапиясен никадәр соңрак ала башлый, савыгып аякка басуы да шулкадәр шикле.

Шул ук вакытта безнең галимнәр дә, чит илнекеләр дә, коронавируска каршы вакцина бу афәттән ышанычлы саклый, дип белдерә.

 

Фото: iz.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид-19 вакциналау