Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Язмыш сынавымы, табиблар хатасымы?...

Бала табу йортына үз аяклары белән киткән хатынны, аннан күтәреп алып чыгалар

31 яшьлек Лиана Сәмигуллинаның моннан биш ел элек аяклары йөрми башлый. Аңа кадәр җир җимер­теп эшләп йөргән кызның тормышы икегә бүленә. Лиана бала табу йортына үз аяклары белән килсә, аннан аны күтәреп алып чыгалар.

Лиана 2013 елның 28 нояб­рендә, тулгак белән, бала тудыру йортына килә. Бу вакытта 42 нче атнасын йөри торган була.

– Тизрәк “ашыгыч ярдәм” чакырттык. Әмма хастаханәдә безне кабул итмәделәр. Кизү торучы табиб авыртуны баса торган укол кадады, тулгагың бетмәсә, кире килерсең, дип кайтарып җибәрде. Авырту кимемәде. Төн­ге өчтә яңадан хастаханәгә киттек, – дип искә ала Лиана. – Мине күргәч, теге табиб тагын әрләп ташлады. “Өйдә утыра алмыйсың син”, – диде. Ә минем бар җирем авырта. Шулай да бала таптырырга ашыкмадылар. Тагын бер көн яттым. Бары тик кичке якта гына яныма килделәр. Шулвакыт табиб баланың дөрес ятмаганын күреп алды. Тиз арада операция ясарга кирәклеген әйттеләр.  

Шуннан соң Лианадан: “Нинди наркоз кирәк?” – дип сорыйлар. Ул аптырап кала. Табиб: “Нар­козны умырткага ясаган очракта, бала туганны күреп ятасың, гәүдәңнең аскы өлеше генә тоймаячак”, – дип аңлата. Шуңа да ул гомуми наркозга түгел, табиб әйткәненә риза була. Тик наркоз көчсез була, күрәсең, Лиана эчен кисүләрен сизә. Бу хакта табиб­ларга җиткерә.   – Шуннан соң минем битемә ниндидер маска кидерделәр. Башка берни дә хәтерләмим. Төнге 11ләрдә уянып киттем. Бик ягымлы бер шәфкать туташы миңа улымны китерде. Тик мин селкенә дә алмый идем. “Иртәгә күп йөрисең була. Анализлар тапшырасың, УЗИ узасың. Ял ит”, – дигәч, күңелемә өмет керде. Димәк, наркоз беткәч, аякларыма басам! Әмма мин икенче көнне йөрү түгел, селкенә дә алмадым. Калтырата да башлады. Табиблар, тиз генә җыелып ки­ңәшләшкәннән соң, операция ясарга булдылар. МРТ ясадылар. Баксаң, умырткалыгыма кан сауган икән. 2013 елның 2 декаб­рендә миңа операция ясадылар. Әмма мин көннән-көн үземне начаррак хис иттем. Әти-әнием башка хастаханәгә күчерергә булдылар, – дип сөйли Лиана.  

Дүрт айдан күрештек

  – Беренче вакытлар бик авыр булып истә калган. Без бик еладык. Нигә болай булды соң дип, үземне гел битәрләдем. Сөтем юк, баланың ашыйсы килә. Җит­мәсә, төрле катнашмалардан аллергия чыга башлады. Әти-әнием белән телефоннан сөйлә­шеп тордык. Алар түзмәделәр, баланы алып кайтып киттеләр, – ди Лиана. – Бары тик дүрт айдан соң гына улым белән яңадан күреш­тек. Сабый, безне күргәч, ятсынып елый башлады. Күңелгә бик кыен булды. Шулай да Камилне яшь ярымга кадәр әти-әни янында калдырырга мәҗбүр булдык. Ирем Илдар мине кая гына алып бармады. Өшкерүчегә дә, күрә­зәчегә дә... Кешенең бәхет­сез­легендә акча эшләүчеләрне дә күп күрдек. Табибларга да йөр­дек. Әмма бернинди үзгәреш булмады. Ә тормыш дәвам итә. Баланы үзебезгә үстерергә кирәк дигән фикергә килдек. Иремнең әти-әнисе янына күченеп киттек.

  Тормышны ярату кирәк  

Илдар эшкә урнаша, Камилне балалар бакчасына бирәләр. Инде тормыш җайлана дигәндә ге­нә, Лиананың аяклары кибә башлый. Табиблар тизрәк дәва­ла­нырга киңәш итә. Гаиләнең акчасы да булмый ул чакта. Чит ке­шеләр, туганнар ярдәме белән ире аны Кырымга алып китә. Өч тәүлек юлда баралар. Шифаха­нәдә дәвалану­ның ярдәмен тоя Лиана. Бер елдан тагын юлга чыгалар. Андагы табиблар Лиананы, син йөрия­чәк­сең, дип өмет­ләндерә. Аякларына махсус итек­ләр ясаталар.

  – Ирем, эштән кайткач, көн саен яртышар сәгать мине атларга өйрәтте. Тырыша торгач, азрак кына алга китеш булды. Әмма әлегә мин йөри алмыйм. Тик бүгенге тормышыма да сөенәм, – ди Лиана. – Аллага шөкер, янә­шәм­дә якыннарым, кадерле ирем бар. Улым үсеп килә. Ул да минем йөрисемә ышана. Ирем белән өй төзибез. Үлем белән күзгә-күз очрашкач, мин тор­мыш­ның мәгъ­нәсен, яшәүнең ямен аңладым. Кулларым бар, күзләрем күрә, колакларым ишетә. Һәр көннең кадерен белеп яшим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев