Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Юлыгызга бәхет яугыры!!!

Тормышта төрле хәлләр була, шатлыгы да,борчу – мәшәкате, кайгы – хәсрәте дә… Кайберләрен үз көчең белән, кайсыларын туганнар, дуслар ярьдәме белән җиңеп чыгасың… Ә менә сәләмәтлеккә бәйле булган көтелмәгән хәлләр кинәт кенә тормышыбызны куркыныч астына куйса куллар үз-үзеннән телефонга үрелә.

Ярдәм итәчәкләренә ныклы ышаныч белән 03 номерын җыеп трубкадан үзәк шифаханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге кызларының ягымлы тавышын ишеткәч тә бераз хәл кереп китә, өмет уяна, яшәү теләге көчәя… Гозереңне аңлатып телефон трубкасын куеп берничә минут үтүгә ишектән зәңгәрсу киемле коткару фәрештәсе килеп тә керә. Аның нурлы йөзе, җанга рәхәтлек бирә торган тавышы, синең өчен чын күнелдән борчылуы ук инде үзеннән-үзе сине якты дөньяга кайтара, дәвалый башлый. Зур гына күләмле «тылсымлы тартма»дан кирәкле җайланмалар яшен тизлегендә алынып оста кулларда синең хәлеңне билгели. Шәфкать туташының шифалы куллары кирәк булганда уколын ясый, тиешле даруын бирә һәм катлаулы очракларда үзләре белән шифаханәгә алып та китә…

Анда барып җитүгә дежур врач ачык йөз белән каршылап дәвалау ысулларын төгәлләндерә, кирәк икән тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан махсус белгечлек буенча коллегасын да чакырып ала, киңәшләшеп алар сине коткару өчен барын да эшлиләр һәм тиешле нәтиҗәгә ирешәләр. Мондый кешеләр булганда алга таба яшәүгә мөмкинчелек тә, омтылыш-теләк тә көчәя, өмет тә арта.

Сүземне йомгаклап ашыгыч ярьдәм хезмәтендә эшләүче шәфкать туташларының барысына да, аларның җитәкчесе Шакирова Ирина ханымга, барлык врачларга, ашыгыч ярьдәм машинасында эшләүче шоферларга, халык өчен иң кирәкле бу хезмәтнең тиешле югарылыкта булуын оештырган баш табиб Газинур Дәүлиевка олы рәхмәтләребезне ирештерәм. Тырыш хезмәтегез үзегезгә рухи канәгәтьлек, җан тынычлыгы, исәнлек-иминлек, сәләмәтлек һәм бәхет китерсен!!!

Районның барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап сезнең ярдәмне һәрдаим тоеп яшәүчеләр исеменнән Нурулла Сәгъдиев, Гыйльмулла Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар