Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 нче гыйнвардан пенсияне яңа формула буенча исәпли башладылар

2015 нче елда пенсия законнарында җитди үзгәрешләр гамәлгә кертелә дип алдан хәбәр иткән идек. Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан яңа пенсия формуласы кертелде, ул балларда исәпләнелә.

"Хезмәт пенсиясе" дигән төшенчә юкка чыгачак, иминият пенсиясе яңа формула буенча билгеләнәчәк. Аның нигезендә, пенсия капиталы ел саен балларда - индивидуаль пенсия коэффициентларында чагылыш табачак.
Пенсия билгеләнгәндә, баллар сумнарга күчереләчәк. Пенсиягә чыккан вакытта, һәр ел өчен баллар кушылып, балл бәясенә тапкырлана, аларның бәясе ел саен артып торачак. Пенсияне исәпләүдә яңа тәртип кертелү белән, рәсми хезмәт хакы әһәмияте арттырыла. Аннан чыгып, иминиятчеләр Пенсия фондына взнослар кертәчәк, шулай итеп, баллар формалашачак. Иминият пенсиясен алу өчен, пенсия яшенә җиткәндә, 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм тупланган баллар 30 дан да ким булмаска тиеш.
Хезмәт хакы күбрәк булган саен, балл да күбрәк булачак. Туплаган баллар күләмен һәм стажны Татарстанда яшәүчеләр Россия Пенсия фонды сайтында иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында карый алачак, дип хәбәр итә татар-информ.
Фото: http://vichivisam.ru/?p=61523

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250