Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

14 сентябрь – Татарстан Республикасының Дәүләт Советына сайлау

Сайлаулар алдыннан Балтач территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Вагыйз улы Кәримовка мөрәҗәгать иттек.

- 2014нче елның 14нче сентябрендә үтәчәк сайлаулар турында аңлатып китсәгез иде.
- Татарстан Республикасының 5нче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда партияләр исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча 50 депутат сайланачак.
Балтач муниципаль районы кергән 47нче номерлы Кукмара бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка 4 кандидат теркәлде. Әлеге кандидатлар исемлеге «Хезмәт» газетасы аша хәбәр ителде. Кандидатлар турында тулырак мәгълүматлар белән Балтач районы территориаль сайлау комиссиясендә, ә 3 сентябрьдән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була.
Тавыш бирү өчен сайлаучыга 2 бюллетень биреләчәк. Шуның берсендә теркәлгән партияләр, икенчесендә - бер мандатлы сайлау округында теркәлгән кандидатлар исемлеге булачак.
Районда барлыгы 33 сайлау участогы оештырылды, шуларның 4се - Балтач шәһәр, 17се авыл җирлекләрендә. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән сайлаучылар Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар.
Безнең адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт. Телефоннар: 2-43-34, 2-49-72.
- Сайлаучыларның хокуклары, сайлауны үткәрү турындагы кануннарның үтәлеше ничек тәэмин ителә?
- Бу беренче чиратта «Россия Федерациясе гражданнарының сайлаучы хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гарантияләү турында»гы канунында беркетелгән.
Һәр сайлаучы 3 сентябрьдән участок сайлау комиссияләренә барып, үзләренең исемлеккә кертелүен, андагы үзе турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерергә хокукы бар. Шулай ук биредә сайлау бюллетененең эчтәлеге, анда кертелгән кандидатлар исемлеге һәм тавыш бирү тәртибе белән танышырга мөмкин.
Кулында РФ гражданины паспорты булган һәм безнең җирлектә яшәү урыны буенча теркәлгән сайлаучы тавыш бирү көнендә участокка килгәч, аның ниндидер сәбәпләр белән исемлектә булмавы ачыкланса, сайлау комиссиясе аны шәхси гаризасы нигезендә өстәмә исемлеккә кертә.
- Быелгы сайлауларда яңалыклар, үзенчәлекләр юкмы?
- Россия Федерациясенең сайлаулар турындагы кануннарындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә беркадәр үзгәрешләр бар.
Беренчедән, тавыш бирү бүлмәләрендә сайлау бюллетеньнәрен салу өчен куела торган барлык әрҗәләр үтә күренмәле итеп эшләнде.
Икенчедән, тавыш бирү көнендә, ягъни 14 сентябрьдә игътибарга лаек аерым сәбәпләр аркасында (озак вакытлы командировка, чит җиргә дәвалануга китү һәм кайбер башка сәбәпләр) сайлаучы сайлауда катнаша алмый икән, ул үзенең гаризасы нигезендә 3-9 сентябрьдә территориаль сайлау комиссиясендә, 11-13 сентябрьдә участок сайлау комиссиясендә тавыш бирә ала. Башка җирдә тавыш бирү хокукы турындагы таныклыклар быелгы сайлауларда кулланылмаячак.
Алда торган сайлауларның тагын бер үзенчәлеге - 5 сайлау участогында (Алан, Иске Көшкәт, Урта Көшкәт, Әтнә, Шубан авыллары) электрон тавыш бирү комплекслары кулланылачак. Әлеге участоклардагы сайлаучыларның күбесенә бу инде зур яңалык түгел. Элекке сайлауларда мондый җайланмалар кулланылган иде.
- Сайлаучыларга ни әйтер идегез?
- Хөрмәтле райондашлар! Һәр сайлаучыны 14нче сентябрь көнне сайлау участокларына килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларны сайлау буенча тавыш бирергә чакырам. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр ачык булачак.
Фото: http://almsch16.ucoz.ru/board/raznoe/raznoe/14_sentjabrja_2014_goda_vybory_deputatov_gosudarstvennogo_soveta_respubliki_tatarstan_pjatogo_sozyva/177-1-0-45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250