Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2015нче елдан социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак

Яңалык нидә һәм ул социаль яклауга мохтаҗ халыкка кайсы ягы белән уңай булачак? Шушы һәм башка сорауларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу ГАТИЯТУЛЛИНА җавап бирә.

- Алсу Фаризовна, яңа закон нигә кирәк булган? Искесенең нәрсәсе начар?
- Без үз эшебездә таяна торган закон 1995нче елда ук кабул ителгән иде. Ул чорда социаль хезмәтләр күрсәтү өчен федераль үзәк тә, төбәкләр дә җаваплы иде. 2005нче елдан җаваплылык субъектларга йөкләнде. Шулай итеп законга күп үзгәрешләр кертелде. Һәм ул шулкадәр катлауланды, аңа тагын да төзәтмәләр кертү инде максатка ярашлы түгел иде. Нәтиҗәдә яңа закон кабул ителде. Яңа закон социаль хезмәтләрнең мөмкинлекләрен арттыра, әлеге хезмәтләрне күрсәтүче оешмаларның җаваплылыгын конкретлаштыра.
- Яңа законның төп терминнарын һәм билгеләмәләрен газета укучыларыбызга аңлатып үтсәгезче, чөнки алар арасында социаль хезмәттән файдаланучылар шактый.
- Иң мөһиме, бу социаль хезмәтнең максаты. Ул исә түбәндәгедән гыйбарәт: «Кешенең яшәеш шартларын яхшырту һәм (яки) аңа тормышының төп ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итәрлек мөмкинлекләр арттыру. Социаль хезмәт күрсәтүнең яңа принцибы - кешенең гадәти уңайлы шартларда яшәвен саклап калу.
- Алсу Фаризовна, күп еллар «авыр тормыш шартлары» термины кулланылып килде. Аңа алмашка нәрсә килде?
- «Авыр тормыш шартларында булган гражданин» дигән билгеләмә «социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ гражданин» дигәнгә алыштырылды. 2015нче елның 1нче гыйнварыннан авыру, травма алган, олы яшьтә яисә инвалид булу нәтиҗәсендә үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалтканнар, гаиләдә һәрдаим карауга мохтаҗ булган бер яисә берничә инвалид яшәгән, шул исәптән инвалид балалары булган гаиләләр тулысынча яисә өлешчә ярдәм алуга хокуклы булачаклар.
Исемлектә шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләр, эшләре һәм яшәүгә акчалары булмаган гаиләләр дә, эшсез һәм яшәү-көнкүреш мөмкинлекләре булмаган кешеләр дә бар. Кыерсытылып яшәүче хатын-кызларга, балаларга, уенга, алкоголизмга, наркоманлыкка бирелгән гаиләләр дә игътибардан читтә калмаячак.
- Социаль хезмәтләрне кемнәр бушлай алачак?
- Балигъ булмаган балалар, гадәттән тыш хәлләр яки кораллы милләтара конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумының бер ярым күләменнән түбән булган гражданнар.
- Алсу Фаризовна, кемгәдер социаль хезмәткәр ярдәме кичекмәстән кирәк булырга мөмкин, ниндидер документлар теркәп торырлык вакыт булмый. Бу очракта нишләргә?
- Яңа законда бу хезмәтләр индивидуаль программа һәм килешү төземичә башкарылырга тиеш диелгән. Мәсәлән: киемнәр, беренче кирәк-ярак әйберләр белән тәэмин итү, юридик һәм ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү.
Фото: http://annatubten.livejournal.com/335306.html
Әңгәмәдәш : Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250