Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

25 октябрьдә ай календаре буенча яңа ел башлана

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Мөхәррәм ае һәм 1436 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгате.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар!
25 октябрьдә ай календаре буенча яңа ел башлана. Мөселман дөньясы 1436 нчы хиҗри елына аяк баса. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае - ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе.
Коръәндә әйтелгән: "Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһның хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу, харам айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр" (Коръән. Тәүбә сүрәсе, 36 нчы аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң, иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр", - дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр",- ди.
Мөхәррәм ае башланган көннәрдә, елыбыз хәерле узсын дип, догалар кабатлыйк, һәм Раббыбыз һәркайсыбызга шушы күркәм айда башкарган изге гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны мулдан бирәчәге хакында онытмыйк.
Татарстанлылар динебез юлында, изге гамәлләр кылуда елдан-ел зуррак, күбрәк тырышлык куялар. Бу татар халкының рухи яктан ныгуын, үсүен күрсәтә. Төрле конфессияләрнең үзара хөрмәте һәм татулыгы исә, Россия үсешенә нигез булып тора.
Елыбызны Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, ИншаАллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр.
Аллаһы Тәгалә яңа елда барчабызга уңышлар насыйп итсен! Республикабызга, өйләребезгә бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен! Амин"
Чыганак: Татар-информ
Фото: http://supercook.ru/moslem/moslem00-02.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250