Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Ак Барс” банкында түләүләрне комиссиясез башкарып була.

Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында комиссияләрне киметү юнәлешендә эшчәнлек алып барыла.

Электрон хезмәтләрдән кулланучылар 1нче февральдән барлык хезмәтләр өчен түләүләрне комиссиясез башкара ала, дип белдерделәр видеобрифингта.
Электрон дәүләт хезмәтләре озын чиратларны бетерүгә һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Әйтик, терминаллар аша башкарыла торган хезмәтләр дә шул исәпкә керә. Дәүләт хезмәтләре порталының уңайлыгын бик күпләр тойды инде. Өйдән дә чыкмыйча табибка язылу, бакчага чиратка басу, штрафларны һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тормышны бик тә җиңеләйтә бит. Әлбәттә, мондый мөмкинлекләрдән файдаланучыларның исәбе дә елдан-ел арта бара.
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре белән эш итүчеләрнең 40 проценты «Сбербанк» карталарын куллана, 20 процент - "Ак Барс" банк карталарына ия кешеләр, калган 40 процент башка банклар арасында бүленә.
1нче декабрьдән Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм мобиль кушымталар аша түләгәндә 10 сум күләмендә алынган минималь комиссия юк ителде. 1нче февральдән исә "Ак Барс" банк карталары ияләре барлык хезмәтләрне дә комиссия түләмичә башкара ала. Әмма бу эшнең башы гына, алга таба башка банклар да үз карталарын кулланучыларга мондый мөмкинлекләр ачар дип көтелә.
Бу исәптән, Балтачтагы "Ак Барс" банкы да үз клиентларына уңайлыклар тудыруын камилләштерә. Түләүләрне комиссиясез кабул итүне гамәлгә кертте. Димәк, "Ак Барс" банкы аша түләүләр яки госпошлина һәм штрафлар түләгәндә акчаның комиссиягә дигән өлеше янда кала дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250