Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Акчаң яшәргә җитәме туган?", райондашларыбыз фикере...

- Узган ел гына 90 тәңкәгә алган чәй быел 170 сум булган инде. - Ит, сөт, май, йомырка бәяләре дә кесәне тишәрлек бит.

Урамга чыксаң кемне очратма, сүзне шундыйрак сөйләшүдән башлый яки тәмамлый. Әйе, көндәлек туклану өчен азык-төлек бәяләре артты. Бу арту кием-салым, промышленность товарларында да күренә. Ә тормыш бара. Кибетләр, базарлар гөрләп эшли. Халык һаман нидер сатып ала. Әле гел артып торган коммуналь хезмәт өчен дә түләргә кирәк. Инде ияләнә дә барабыз кебек.
Пенсия һәм хезмәт хакыгыз тормыш алып барыр өчен җитәме? Иң беренче чиратта акчагызны нәрсәгә тотасыз? Түләүле хезмәтләрдән файдаланырга, күңел ачу чараларына йөрергә акчагыз каламы? Менә шушы сорауларга җавап эзләп, райондашларыбыздан сораштыру үткәрдек.
С. Шакирова (Кариле авылы): " Мин 6нчы елын лаеклы ялда. Стажым зур булганлык белән 10 мең 600 сум пенсия алам. Бу сумма тормыш алып бару өчен җитә дә, бетә дә. Кыш айларында коммуналь түләүләр бик күп килә, күпчелек акча шуңа тотыла. Бик сирәк кенә парикмахерскаяга, елга бер-ике тапкыр бәясенә карап, концертка баргалыйм. Быел газета-журналларга язылуны да киметтем".
Резеда, бюджет өлкәсендә эшләүче: "Эшләгәнебез яшәргә җитми, нинди анда концерт-театрларга йөрү. Дүрт кредит түлибез. Өч балабыз бар. Юрганга карап аягыбызны сузабыз инде".
Наил Галиев: "Колхозда эшләп, пенсиягә чыктык. Бүгенге көндә карчыгым белән икәү генә авылда яшәп ятабыз. Икебезгә якынча 14 мең сум чамасы пенсия килә. Балалар шәһәрдә яши, кредитка квартира алдылар, ай саен 2-3 меңен аларга бирәбез. Оныкларга да өлеш чыгарырга тырышабыз. Узган ел бәрәңге саткан акчаны да аларга бирдек. Без яшисен яшәгән инде. Хәзер балаларга, оныкларга бик авыр, шуңа борчылып, йөрәк авырта".
Вәсилә, сыер савучы: "Бәяләр арта дип бизәнми торган юк әле. Иннек-кершәннәрнең арзанрагын эзлисең инде аның. Гадәт буенча чәч кистерергә дә ике айга бер тапкыр барам. Аларда да бәяләр артып торган тормышта яшәүчеләр эшли бит. Аларның да гаиләләре бар. Илдәге мондый хәл яңалык түгел. Күтәрдек. Монысын да күтәрербез".
Кәбир Камалов (Алан авылы): "Мин эшсез утыра, тик ята торган кеше түгел. Пенсиям 13 мең булса да, түләүләр түләп, больница юлында йөреп тотылып та бетә. "Социаль пакет" буенча кирәкле дарулар кайтмый, акчамның 6-7 меңе шуңарга китә. Бу катлаулы мәсьәләне районда хәл итсәләр, ничаклы пенсионерның санаулы тиеннәре янда калыр иде. Ә әлегә бушка бирелергә тиешле даруларны сатып алып, аптека кассаларын баетабыз".
Сүрия, эшсез: "Сәламәтлегем начараю сәбәпле, пенсиягә берничә ел кала эштән туктарга туры килде. Иремнең пенсия акчасына яшибез. Аның 4-5 меңе коммуналь хезмәтләргә, 3 меңе кредит түләргә китә. Яшәр өчен калмый да. Авылда торгач, сыер асрыйбыз, сөт сатканнан кергән акча гаилә бюджетын бераз булса да арттыра, шуңа көн күрәбез. Зур концертларга йөрмибез, авыл клубында үткән чараларны калдырган юк".
Харис, төрле эштә эшләүче: "Тагын азрак акча туплап, яхшырагын алырмын, дип узган ел машина алуны кичектергән идем. Акчалар гел уйнап торган илдә мая туплаудан мәгънә юк икән. Булган акчаңны вакытында файдаланып калуың яхшы. Ашау-эчү димәктән, анысына гына җитәрлек эшлибез әле".
Ренат, шофер: "Булган акчаны җиткерергә тырышабыз инде. Дәүләт эшеннән бушаган арада кешегә ялланып эшлим. Балта остасы булмасам да, кулымнан эш килә. Яшь кеше булгач, күңел ачу чараларына да баргалыйбыз. Кергән һәр акча исәпләнелеп, дөрес итеп бүленгән чакта яшәргә була инде. Җитми дип зарланудан ни файда? Барыбер беркем дә китереп бирми инде аны".
Гүзәл, социаль хезмәткәр: "Уртача хезмәт хакы алып эшлим. Ай саен коммуналь хезмәтләр, ипотека кредитын түләү өчен зур суммада акчалар кирәк. Шулай булгач кая җитсен инде ул хезмәт хакы. Елга берничә мәртәбә парикмахерга барам, әгәр бик яхшы булса, концертларга да йөрим".
Әминә Мөхәммәтҗанова (Шубан авылы): "Акчаның җитәсе юк инде аның, ләкин чамасын белеп тотарга һәм эшләп яшәргә кирәк. Пенсиягә чыксам да, 10нчы елын мәктәптә әхлак дәресләре укытам, 2 мең сум хезмәт хакы алам. Бу ике-өч тапкыр кибеткә кереп чыгарга гына җитәргә мөмкин. Ә мәктәптән аерылмау, балалар белән аралашу миңа рухи азык бирә. Әле ничек булса да, тормыш алып барырга тырышып, мал-туар да асрыйм. Түләүле хезмәтләрдән файдаланмаска тырышам, айлар буе чират торып Казан больницаларында УЗИ, томография үттем. Юлга чыгасым булса да, такси чакыртмыйм, я таныш-белеш, я мәрхәмәтле кешеләр туктап утырталар, акчам янда кала".
Фото: http://maxpark.com/community/3588/content/1372189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250