Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

... Артык яраттык бугай

Яна йөрәк, сыкрый күңел, Улымны югалтканга. Хак Тәгалә бирсен терәк, Исән-сау калганнарга.


Рамис улым, нигә болай
Вакытсыз үлеп киттең?
Син әле бит бу тормышның
Яңа рәхәт чагына җиттең.

Нигә инде Кукмарага
Барасы иттең болай?
Ходай йөрткәндер сине,
Булмас иде бу шулай.

Ачуланма миңа, улым,
Йокла, улым, тыныч ят.
Син оҗмахта, мин беләмен,
Шуңа минем күңелем шат.

Сине улым без барыбыз
Артык яраттык бугай.
Вакыт җиткәч, син безне дә
Каршы алырсың шулай.

Урамнарга чыгар хәл юк,
Ни хәлләр дип сорыйлар.
Алар шулай үзләренчә,
Юатырга уйлыйлар.

Кеше хәлен кеше белми,
Үз башына төшмәсә.
Түзәр идем барысына да
Исләремә төшмәсә.

16 апрель - туган көнең,
21 яшь тулган чак.
Сине зурлап искә алдык,
Мичтә пеште өчпочмак.

Котлавыбыз шушы булсын,
Ачуланмый кабул ит.
Вакыт уза, үтә гомер,
Онытылмас чаклар бит.

Үзалдыма көйләп йөрим,
Син яраткан җырларны.
Истәлеккә калган әйберләрең,
Бер урынга җыйналды.

Хәзер улым инде синең
Кайтмассыңны беләбез.
Сагынуга чыдап булмый,
Тешне кысып түзәбез.

Кабереңә чәчәк утыртырга,
Сабыр гына ничек барасы?
Яннарыңа барып кайтыр идем,
Бигрәкләр дә ерак арасы.

Ноутбугың калды истәлеккә,
Сеңлең йөртә аны кадерләп.
Син чыгарган көйләрне мин,
Күңелемдә йөртәм хәтерләп.

Язган ике шигырең калган,
Туачак җырларыңның нигезе.
Күңелләргә үтеп керә торган
Мәгънәсеннән хисләр диңгезе.

Язам әле озын-озак итеп,
Синең хакта бетми сүзләрем.
Тик теләгем бар - язган чакта
Чыланмасын иде күзләрем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250