Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Асфальт су астында калмасмы?

Каенлык урамының түбән очы, ягъни "Заман", "Алсу" кибетләре тирәсе моңарчы биредә яшәүче халык өчен Сират күпере булды.

Иңкүл урын булгач яз-көз айларында гына түгел, хәтта җәй көне дә яңгырлардан соң тәмам йөреп булмас хәлгә килә иде. Яңа кибет салып, хуҗалар үз территорияләрен асфальтлагач та проблема хәл ителмәде. Киресенчә, "Заман" кибете ягы күлгә әйләнде. Халык дәшми бит бездә. Бата-чума булса да йөрдек, дөресрәге йөздек.
Быел исә "Заман" кибете дә яңадан төзелде, территориясенә асфальт түшәлде. Баш бәласенә әверелгән чокыр-чакырларга ниһаять нокта куелды. Тик... Көзнең беренче яңгыры яву белән өске яктан агып төшеп җир астыннан урын таба алмаган яңгыр сулары асфальтны тишеп чыкты.
Күпләр моңа игътибар итмәде. Әмма бу урын үзәгенә үткәннәр тиз күреп алды. Кем гаепле? Үз территориясен яхшылап асфальтлаган, халык өчен уңайлык тудырган, әмма иң элек су агыр өчен торба салып калдырмаган кибет хуҗаларымы, әллә инде төзелешкә ризалык биреп, аның барышын контрольләмәгән җитәкчеләрме?
Ярый тиздән кышка керәбез. Кар су түгел. Тик яз киләсе бар бит. Карлар эрер, яңгырлар явар. Алар кая китәр? Асфальт су астында калмасмы?
Фото: http://podrobnosti.ua/economy/2012/02/24/822448.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250