Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылларда ниләр бар?!

Җәй көне ни булсын, таң ата да кич була, дияр иде эштән йөдәгән авыл кешесе. Алай дияргә ашыйкмыйк әле, үз авылыңның хәбәрен күрше авылдан ишеткәнче, бергә-бергә «Хезмәт»тән укыйк.

Шуңа да, әйдәгез, бергәләп, «Әйт, авылым...» дигән рубрика ачып җибәрик тә, нинди яңалыклар, кызыклы, проблемалы хәлләр бар, безгә 2-43-82 яки 2-62-53 телефонына шалтыратып, шатлыгыбызны да, борчуыбызны да бергә уртаклашыйк һәм дә үз яңалыгыбызны иң беренче үзебездән ишетик! Шалтыратыгыз, райондашлар, элемтәдә торыйк!
Каенсар. Авыл үзенең 85 еллык тарихын быел Сабантуй оештырып билгеләп үтте. Биредә 1960 елдан бирле милли бәйрәмебезнең күзәтелгәне юк иде.
Түнтәр. Кайчандыр Сабантуйлардан соң уза торган «Уенлык»ларны биредә «Шүрәле тавы»нда, Донбасс каласында яшәүче авылдашлары 75 яшьлек Наилә ханым инициативасы белән авыл әбиләре яңартты.
Норма. Бәйсез этләр күренгәли, алар ачык калган ишекләрдән бакчаларга керә, кош-кортларга, биби-чебиләргә ташлана.
Кили. Узган шимбәдә җырлап-биеп, уйнап-көлеп, сабыйларны сөендереп балалар Сабан туе үтте.
Балтач. Казанның «Илһам» нәшриятында 500 данә тираж белән «Балтач районының әфганчы-интернационалистлары» дигән китап дөнья күрде һәм әфганчы иптәшләргә бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250