Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аяк-асты бозлавык, дип зарлана райондашларыбыз

Көннәр бик суык тора, аяк асты бозлавык. Башка елларда халык көп йөри торган сукмакларга, тротуарларга комнар сибелә иде. Быел ни сәбәпледер бу эшне башкарганнары күренми.

Шушы ук юллардан көн дәвамында җәяүләп йөзәрләгән кешеләр, балалар үтә. Мәсәлән, шул ук больницага яки даруханәләргә, мәчеткә һәм башка дәүләт оешмаларына барып кайту да, көндәлек азык-төлек өчен кибетләргә чыгып керү дә без - өлкән яшьтәгеләр өчен юллар тайгак булганда бер проблемага әверелә. Таеп егылып, имгәнеп, урын өстенә калуыбыз бар бит.
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга юлларда имин йөреп, өйләребезгә исән-сау кайтып керергә насыйп итсә иде.
Балтачтан Сәвия апагыз.
Фото: http://www.ria56.ru/posts/ulici_orenburga_zasipyat456677.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250