Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аз гына мәзәк...

Елмай...

Өч хатын сөйләшә:
-Ирем миңа төсле телевизор алып бирде. Өйдә карап утырам.
-Ә миңа видеоплеер алды. Беркая да барасы юк, өйдә генә күңел ачам...
-Ә миңа ирем бернәрсә дә алмады - ди өченчесе. -Минем белән кинога да, театрларга да барып була әле.
***
Финанс кризисы вакытында ике түрә сөйләшә:
-Синекеләр эшкә йөриме?
-Йөри. Эш хакы да түләмим, әмма барыбер йөриләр. Әллә эшкә керүне түләүле ясарга микән? Бераз вакыт үткәч, болар тагын икәү очрашкан.
-Синекеләр эшкә йөриме?- ди берсе.
-Йөри. Хәзер акчаларын экономияләү өчен дүшәмбе иртән эшкә киләләр дә җомга кич кенә кайтып китәләр...
***
-Мин аңламыйм: ирең сиңа эш хакын тиененә кадәр кайтарып бирә, ә син һаман канәгать түгелсең...
-Кайтарып бирә дә бит, соңыннан кәрт уйнап кире ала.
***
-Минем сәркатибем яхшы! - дип мактана бер түрә. -Нәрсә язганын аңламый, икенчедән, язгач та нәрсә язганын оныта.
***
Ике блондинка самолетта утыра.
-Без очабыз, ахрысы,-ди беренче блондинка.
-Ә нигә һаман креслода утырабыз, - ди икенчесе.
****
Профессор студентка:
-17 гасырдагы химиклар хакында нәрсә әйтә аласың?
-Алар бар да үлеп беткән...
***
Мәктәптә укучы ике баланың әниләре сөйләшә.
- Син улыңа математикадан өйгә эшен эшләдеңме?
-Эшләдем.
- Бир әле, күчерим...
***
Исерек кеше - иң ихлас кеше. Беренчедән, ул дөресен сөйли. Икенчедән, нәрсә уйлаганын сөйли. Өченчедән, әгәр исерек кеше сезгә шалтыраткан икән, димәк, сез аңа чынлап та иң кадерле кеше...
Фото: http://art16.ru/reportage/2013/02/01/teatr-ernsta-gelmsa-v-hazine

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250