Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалар бакчасы өчен түләүләр якынча 280 сумга артачак

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы чыгымнары янә артачак дип хәбәр иткән идек инде.

Бүген 3-7 яшьтәге балаларны 10,5 сәгатьлек төркемгә йөртү өчен әти-әни 2283 сум түли. Киләсе елдан бу чыгымнар 280 сум тирәсенә артачак.
Түләүнең арту сәбәбе балаларны ашатуга тотылган чыгымнарның артуы белән бәйле. Бүген балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен дәүләт үз өстенә ала. Чөнки әти-әни түләгән акча бакча өчен түләнгән гомуми бәянең 27 процентын гына тәшкил итә.
Уртача түләүдән кайтарыла торган беренче балага 20 процент, икенча балага 50 процент, өченчесенә - 70 процент күләмендәге федераль cубсидияләр элеккечә саклана. Бүгенге көндә районда 1802 гаилә әлеге ярдәмнән файдалана. Керем дәрәҗәсенә карап түләнә торган компенсацияләргә килгәндә кеше башына 20 мең сум акча туры килмәүчеләр ярты ел саен бу компенсация алырга хокуклы.
Фото: http://www.babyboomers.ru/blogs/1200/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250