Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балкып янар өчен озак...

Ниһаять, шактый еллар программадан төшереп калдырылган астрономия фәне кабат мәктәпләргә кайтты. Бу фән укытылмагач, балаларның галәм турында фикерли алмауларын соң булса да аңладылар булса кирәк өстәгеләр.

Чыннан да, бу бушлыкны бернинди нигезе булмаган астрологиянең чәчәк атуы, йолдызнамәләр, дөньяның бетүе кебек имеш-мимешләр, төрле фаразлар тутыра башлаган иде. Галәм фәне диюгә, күз алдына укытучым Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев килеп баса. Урта белемне мин район үзәгендәге мәктәптә алдым. Ул чакта моннан тыш, Арчаның якын авылы укучылары да киләләр иде. Укытучылар коллективы көчле, тәҗрибәле. Сызым, астрономия фәнен бик зыялы, мөгаллимлеге йөзенә чыккан укытучы укыта башлады. Без аның олы җитәкче – район мәгариф бүлеге мөдире икәнлеген соңрак белдек. Укытучыбыз йолдыз, йолдызчыклар, Кояш, галәм, Ай, җиһан белеменең бөеклеге турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли. Әнә нинди серле икән ул галәм! Ай, кояш, җырларда җырланган Зөһрә, Чулпаннан тыш, никадәр планеталар, комета, метеоритлар бар икән! Дәрес саен яңа ачышлар, Рамил абый әнә шулай безне җиһан рухы белән тәрбияли. Ул чакта күргәзмә әсбаплар юк дәрәҗәсендә. Ә бер көнне ул безне кичен күк галәмен күзәтергә чакырды. Ерак дип тормадык, теләгәннәребез район үзәгенә киттек. Интернатта торучылар да безгә кушылды. Аяз йол- дызлы кич. Укытучыбыз безгә йолдызларны танып белергә өйрәтә. Әнә Зур Җидегән (Чүмеч) йолдыз, Кече Җидегәне, Киек каз юлы...

Тулырак "Хезмәт" газетасыннан укырсыз.

Илсөя ҺАДИЕВА,
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев