Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач эзләрен табучыга

Ленура ханым Сафинаның Балтач авылы тарихыннан булган сәхифәләрне туплап чыгарылган «Югалган эзләр буйлап» дигән китабын укыгач туган уйлар. Ленура ханым, китабың Безгә килеп иреште. Балтач монда оныкларын Табып ихлас күреште. Ераклардан урагансың Балтач эзләре буйлап. Чорлар, дәверләр гизгәнсең Балтач язмышын уйлап. Болгарын, Алтын Урдасын Хәрабәдән тапкансың. Сүнгән уттан син Балтачка...

Ленура ханым Сафинаның Балтач авылы тарихыннан булган сәхифәләрне туплап чыгарылган «Югалган эзләр буйлап» дигән китабын укыгач туган уйлар.

Ленура ханым, китабың

Безгә килеп иреште.

Балтач монда оныкларын

Табып ихлас күреште.

Ераклардан урагансың

Балтач эзләре буйлап.

Чорлар, дәверләр гизгәнсең

Балтач язмышын уйлап.

Болгарын, Алтын Урдасын

Хәрабәдән тапкансың.

Сүнгән уттан син Балтачка

Ут-нур алып кайткансың.

Гомереңнең унөч елы

Югалган эздән үткән.

Яшәүнең алты гасыры

Гел синең күздән үткән.

Караңгыда кара мәче

Эзләп үтмәгән көнең.

Саздан тарих тәгәрмәчен

Этеп чыгарган иңең.

Аңлашыла язганнарың

Күз яшеңне тозлатып.

Тынычлыкларыңны жуеп,

Йөрәгеңне сызлатып.

Язгансың да язгансыңдыр

Күтәрмичә башыңны.

Ачып бетерерлекмени

Кадими Балтачыңны?

Йөрәгең аша узгандыр,

Балтачың күчәре дә.

Җаныңда оя тапкандыр

Гарасат-мәхшәре дә.

Синең изге ниятеңә

Каршы да чыкканнардыр.

«Башлы кыз башсыз калсын», - дип

Башыңа сукканнардыр.

Изге эш чүпкә ташланмый,

Чигенә көлүчеләр.

Табыла, барыбер табыла

Кирәген белүчеләр.

Хәзер Балтач - сер сандыгы -

Кемгә дә ачык тора.

Сер-сер инде, кешеләрне

Үзенә дәшеп тора.

Кайчакта булмый белеп тә

Кемне ни көткәннәрне.

Вакыт сызып ташлый алмый

Тарихтан үткәннәрне.

Җирдә яшәү тач бал гына

Булган заман бар микән?

Киң мәйданнар кемгәдер ким,

Ә кемгәдер тар икән.

Көзге ачы җилләрдә лә,

Күпме сугыш сулышы.

Гомер буе берсе белән

Берсе йөри булышып.

Типкәләп кенә кояшны

Йөртерләр иде дә бит.

Әмма ул җирдә кемнең дә

Кулыннан килми лә бит.

... Татар халкын таплап узган

Аксак Тимер -Тамерлан.

Ә барыбер безнең халык

Үскән ныклы тамырдан.

Дистан, Бикчура бабайлар

Берләштергән кавемне.

Алар нәсел агачы дип

Сайлаганнар каенны.

Нәсел кошы бөркеткә тиң,

Карчыга-шонкар булган.

Безнең халык гомер буе

Игелек кенә кылган.

Тамга булган кулын күккә

Сузган кеше сурәте.

Күктә иңгән, җирдән сеңгән

Аңа яшәү кодрәте.

Гади генә бу сурәтне

Өч җәпле сәнәк дибез.

Сәнәк төсле бит, әйтергә

Менә шул сәбәп дибез.

Тәңресенә баккан кеше

Халкына бәхет сорап.

Күпере гел булмаса да,

Кичкән ул, кичкән сират.

Ә дошман бәла-казага

Гел салып кына торган.

Кая барсаң да аякны

Гел чалып кына торган.

Халык күп михнәт чиккән ул,

Күпме күз яше түккән.

Күпме кан коеп, дөньяда

Күлләр, Иделләр иткән.

Шуңа да бит йөрәкләрдә

Дар бавыдай җөй дә җөй.

Алга таба да, Ленура,

Син тарихны җый да җый.

Ком-ташлар арасыннан да

Эзләнгән энҗе таба.

Энҗе тапкач, кайчагында

Үзенә көнче таба.

Борчылма аңа, борчылма,

Болганган су да тына.

Эзләнгәндә сизгәнсеңдер

Берни дә бармый шома.

Урынсыз имеш-мимешләр

Тарала алмый, тына.

Шат бул, китабың әйләнсен

Җаныңның канатына.

Кояшны тоткан шикелле

Сөенеп яшә, яме.

Эшең җимешле булганда

Арта ул яшәү яме.

Аерылма бу дөньяда

Һич тә дәрттән, дәрманнан.

Менә шушы уйларымны

Юллыйм җырлы Сарманнан.

P.S. Ленура! Китабыңа үз фикеремне сиңа җиткерергә булдым. Булдыргансың! Афәрин! Догачың - Дамир абыең Гарифуллин. Сарман.

Дамир Гарифуллин - СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1991), Россиянең Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (2002).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250